Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 3 нче урта мәктәбе профессор Владимир Базарный методикасын дүртенче ел куллана

Укучыларның сәламәтлеге - мәгариф өлкәсендә белем бирү сыйфатын билгелүче мөһим фактор. Замана мәктәбе балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча уңай мөһит булдыруны таләп итә. 2013 елдан башлап Азнакайның 3 нче урта мәктәбе "Сәламәтлек мәктәбе" дип игълан ителде. Укыту процессында физик сәламәтләндерү эше, сәламәтлек саклау технологияләрен куллану педколлективка йөкләнгән өстенлекле юнәлеш...

Укучыларның сәламәтлеге - мәгариф өлкәсендә белем бирү сыйфатын билгелүче мөһим фактор. Замана мәктәбе балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча уңай мөһит булдыруны таләп итә.

2013 елдан башлап Азнакайның 3 нче урта мәктәбе "Сәламәтлек мәктәбе" дип игълан ителде. Укыту процессында физик сәламәтләндерү эше, сәламәтлек саклау технологияләрен куллану педколлективка йөкләнгән өстенлекле юнәлеш булып тора. Әлеге юнәлеш профессор В.Ф.Базарный методикасына нигезләнеп башкарыла.

Бу максатка түбәндәге бурычларны үтәп кенә ирешеп була:

1. Дәрес вакытында баланың хәрәкәт активлыгын тәэмин итү.

2. Уку процессында күзләрне ял иттерү буенча гимнастика уздыру.

3. Иҗади күзаллауны үстерү.

Базарный методикасы уку сыйныфының билгеле бер таләпләргә таянып оештырылуын күз уңында тота. Сыйныфта гади парталар белән беррәттән махсус "конторка" дип аталган парталар да бар. Дәрес барышында балалар төрле позада утыра, басып эшли ала. Әлеге методика турында күбесе ишетеп белсә дә, аның өстенлекле якларын гамәлдә кулланган педагоглар гына чын-чынлап күрә ала.

Рәсима Фәхртдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 3 нче урта мәктәбе профессор Владимир Базарный методикасын дүртенче ел куллана