Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда педагоглар «Гаилә» фәнен укыту мәсьәләләре хакында сөйләштеләр - ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә "Азнакай районында "Гаилә" фәне ("Семьеведение") дигән республикакүләм түгәрәк өстәл узды. Анда Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, "Семьеведение" проекты буенча укыту-методик әсбапның фәнни редакторы һәм төзүчесе Лидия Карцева, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары педагог-психологлары, гаилә нигезләре фәнен укытучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчаларының...

Бүген Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә "Азнакай районында "Гаилә" фәне ("Семьеведение") дигән республикакүләм түгәрәк өстәл узды.

Анда Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, "Семьеведение" проекты буенча укыту-методик әсбапның фәнни редакторы һәм төзүчесе Лидия Карцева, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары педагог-психологлары, гаилә нигезләре фәнен укытучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре катнаштылар.

Педагоглар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әлеге яңа фәнне укыту алымнары хакында тәҗрибә уртаклаштылар.

Лидия Карцева районыбызда Әтиләр советы эшчәнлегенә, ЗАГС, сырхауханә белән мәктәп хезмәттәшлегенә, "Ак калфак" оешмасы, "Пар канатлар", "Димчеләр" клубларының гаиләләрнең ныклыгын саклау өлкәсендә куйган хезмәтләренә югары бәя бирде һәм республика гына түгел, ил күләмендә үрнәк итеп куярлык диде.

Түгәрәк өстәл артында күтәрелгән проблемалар хакында тулырак газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда педагоглар «Гаилә» фәнен укыту мәсьәләләре хакында сөйләштеләр ФОТОРЕПОРТАЖ