Азнакайда хәрби җыр һәм саф бәйгесе узды
Җиңү бәйрәме алдыннан шәһәребез мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында педагог Сергей Махонин истәлегенә сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгесе уздыру күркәм традициягә әверелде.
Тантаналы марш белән атлау, хәрби комиссарга рапорт бирү, командаларны төгәл үтәү – Татарстан мәйданында быел да 10 мәктәп һәм техникум командалары оешканлыкта, бердәмлектә һәм вокал буенча осталыкларын күрсәттеләр. Һәр мәктәпнең үз формасы булу чарага тагын да тантаналы төсмер өстәде.
– Илебез армиясенең үткәне данлы, аның киләчәге сезнең кулларда. Ватанны яратыгыз, туган җиребезнең, илебезнең чын патриотлары булып үсегез! – дип смотрда катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин командаларны әзерләгән тормыш иминлеге нигезләре дәресен укытучыларга рәхмәтен җиткерде.
Күчмә кубокны быел 9 нчы мәктәп командасы яулады. Смотрда шулай ук иң яхшы командирларны да билгеләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
– Әлеге чара яшь буында патриотизм, коллективизм тәрбияләүгә, хәрби алымнарны өйрәтүгә юнәлдерелгән. Елдан-ел укучыларның әзерлек дәрәҗәсе арта, – диде Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев