Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның балалар бакчалары өчен татарча җырлар альбомы туды

Шәһәребезнең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында музыка җитәкчесе Гөлназ Җиһаншинаның балалар өчен язылган татарча җырлыр альбомы тәкъдим ителде.

Әлеге чарада шәһәр һәм район балалар бакчаларының музыка җитәкчеләре, татар теле тәрбиячеләре, җыр сүзләре авторлары катнашты.Кунакларны бакча мөдире Фәридә Мөстәкыймова, өлкән тәрбияче Рәмилә Вахитова сәламләде.

Кичәдә балалар һәм кунаклар башкаруында альбомга кергән җырлар яңгырады.

«Балалар бакчасында эшли башлагач, алар өчен яраклы татарча җырларга кытлык кичердем һәм җирле шагыйрәләр Алинә Хисамиева, Гөлчәчәк Садретдинова, Айгөл Шәрипова, Гөлназ Газизова белән бергә шушы эшкә алындым. Альбомга 12 җыр керде. Аларны эшкәртүдә һәм гамәлгә куюда энем Булат Җиһаншин ярдәм итте», — ди Гөлназ Җиһаншина.

Мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова бу җырлар башка балалар бакчаларында да кулланыш табар дигән ышанычын белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев