Азнакайның Мәнәвез Мәдәният йорты күрше авылларны күңелле кичәгә чакырды - ФОТО
Күрше авыллардагылар белән дуслыкта, аралашып яшәвебезнең янә бер мисалы булды күңелле кичәбез. Туйкә, Әгерҗе, Үчәлле, Сәпәй авылларының яшен-картын үзебезгә кунакка дәштек. Әнә шулай ул көнне Мәнәвездәге мәдәният йорты шау-гөр килеп торды. Сәхнә осталарының һәр чыгышы тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде. Җырлар, төрле милләтләр биюләрен кызыклы тамаша, уен-бәйгеләр алыштыра торды. - Менә...
Күрше авыллардагылар белән дуслыкта, аралашып яшәвебезнең янә бер мисалы булды күңелле кичәбез. Туйкә, Әгерҗе, Үчәлле, Сәпәй авылларының яшен-картын үзебезгә кунакка дәштек.
.jpg)
Әнә шулай ул көнне Мәнәвездәге мәдәният йорты шау-гөр килеп торды. Сәхнә осталарының һәр чыгышы тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде. Җырлар, төрле милләтләр биюләрен кызыклы тамаша, уен-бәйгеләр алыштыра торды.
.jpg)
- Менә шулай төрле милләт һәм төрле буын вәкилләре дус, тату булып, аралашып, күңелле яшик! - диде бәйрәм белән котлап Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назиф Хәсәнов.
.jpg)
Чакыруыбызны шунда ук кабул итеп, бергәләп ял итәргә авылыбызга җыелган кунакларны изге теләкләр юллап озаттык.
.jpg)
.jpg)
Гөлназ Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев