19 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның яшь боксчысы Радель Галиев Бөтенроссия турнирында медаль яулаган
Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан бокс буенча Бөтенроссия турнир үтте. Анда республиканың гына түгел, илнең төрле почмакларыннан 100 дән артык көчле спортчы катнашты. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә СССРның спорт мастеры Нияз Хәмидуллин кул астында шөгыльләнүче, 8 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Радель Галиев (уңнан беренче)...
-
Азнакайдан Риана Аетова "Сөембикә" журналы призына лаек булды
Бу айда Азнакай Рианалары район халкын яңа уңышлары белән таң калдыра. Күптән түгел без 5 нче мәктәпнең 2 нче сыйныфы укучысы Риана Гилязова турында язган идек. Ул Мәскәүдә узган иҗади гимнастика буенча бронза медаль алып кайткан иде. Бу куанычлы хәбәрне икенчесе куып җитте - Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 4...
-
Музейга керүне һәр азнакайлы борынгы чыршы уенчыклары белән түли ала
Азнакай төбәкне өйрәнү музее борынгы һәм оригиналь чыршы уенчыкларын һәм бизәгечләрен кабул итә. Яңа Ел бәйрәме якынлашу һәр кешедә аның балачагы белән бәйле матур истәлекләр уята. Ә урман гүзәлен бизәү гаиләдә иң күңелле мизгелләрнең берседер, мөгаен. Сезнең дә, хөрмәтле азнакайлылар, электән калган чыршы уенчыклары саклангандыр. Азнакай төбәкне өйрәнү музее "Чыршыны...
-
Актүбәдә Кино елына багышланган концерт куйдылар
Россиядә Кино елы төгәлләнеп килә. Азнакайның Актүбәдә әлеге уңайдан шактый чаралар оештырылды. 18 ноябрьдә Гагарин исемендәге Мәдәният йортында узачак "Яраткан киноленталар бите буйлап" дигән концерт программасы да аңа багышланган иде. Иң яхшы иҗат коллективлары чыгышыннан торган тамаша безне илебез киноелъязмасы белән тагын бер кат танышырга мөмкинлек бирде.
-
Азнакайның Мәнәвез Мәдәният йорты күрше авылларны күңелле кичәгә чакырды - ФОТО
Күрше авыллардагылар белән дуслыкта, аралашып яшәвебезнең янә бер мисалы булды күңелле кичәбез. Туйкә, Әгерҗе, Үчәлле, Сәпәй авылларының яшен-картын үзебезгә кунакка дәштек. Әнә шулай ул көнне Мәнәвездәге мәдәният йорты шау-гөр килеп торды. Сәхнә осталарының һәр чыгышы тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде. Җырлар, төрле милләтләр биюләрен кызыклы тамаша, уен-бәйгеләр алыштыра торды. - Менә...