Азнакай яшьләре хәйрия концертлары белән Татарстан шәһәрләрендә чыгыш ясый
Азнакай яшьләре яңадан-яңа идеяләр белән янып яшиләр. Бу юлы алар "Яшьлек сәяхәте" дигән проектка старт бирделәр. "Квартет" төркеме, Алмаз Закиров, Марат Мозаффаров, Миләүшә Зарифуллина, Эльвира Төхбәтуллина-Камалетдинова, "Балачак" бию төркеменнән торган иҗат коллективы республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары буйлап концертлар бирә. Яшьләр идарәсе җитәкчесе, проект авторы Илнур Сәгыйтов белдерүенчә, үз казаннарында гына кайнамыйча,...
Азнакай яшьләре яңадан-яңа идеяләр белән янып яшиләр.
Бу юлы алар "Яшьлек сәяхәте" дигән проектка старт бирделәр. "Квартет" төркеме, Алмаз Закиров, Марат Мозаффаров, Миләүшә Зарифуллина, Эльвира Төхбәтуллина-Камалетдинова, "Балачак" бию төркеменнән торган иҗат коллективы республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары буйлап концертлар бирә.
Яшьләр идарәсе җитәкчесе, проект авторы Илнур Сәгыйтов белдерүенчә, үз казаннарында гына кайнамыйча, Азнакай яшьләре башка районныкылар белән элемтәләр урнаштыруны максат итеп куйган.
Мөслим һәм Урыссуда узган концертлардан кергән акчаның бер өлеше инвалид балаларны тернәкләндерүгә бирелгән. 1 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Мәдәният йортында концертны тамаша кылып, азнакайлылар да хәйриячелеккә үз өлешләрен кертә алалар.
Фото vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев