25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай яшьләре хәйрия концертлары белән Татарстан шәһәрләрендә чыгыш ясый
Азнакай яшьләре яңадан-яңа идеяләр белән янып яшиләр. Бу юлы алар "Яшьлек сәяхәте" дигән проектка старт бирделәр. "Квартет" төркеме, Алмаз Закиров, Марат Мозаффаров, Миләүшә Зарифуллина, Эльвира Төхбәтуллина-Камалетдинова, "Балачак" бию төркеменнән торган иҗат коллективы республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары буйлап концертлар бирә. Яшьләр идарәсе җитәкчесе, проект авторы Илнур Сәгыйтов белдерүенчә, үз казаннарында гына кайнамыйча,...
-
Владыка Мефодий Азнакайга чиркәү төзелеше мәсьәләсен карарга киләчәк - ФОТО
Азнакайның православие гыйбадәтханәсе төзелеше дәвам итә. Ул шәһәребезнең яңа микрорайонында күркәм урында калкып килә. Чәршәмбе көнне аның попечительлек советы чираттагы киңәшмәгә җыелды. Бинаның эскизы, дизайны ясалган, өстәмәләр раслану стадиясендә. Храм төзелеше мәсьәләсе буенча районга владыка Мефодийның да килүе көтелә.
-
Азнакай белән Тарсус дуслыгының 20 еллыгы уңаеннан безнең делегация Төркиядә булып кайтты - ФОТОРЕПОРТАЖ
(Азнакай, Лиза Нурлыева) Әле генә башланган иде илаһи һәм ихлас бу дуслык. Баксаң, инде ике дистә ел үтеп тә киткән. Шушы дәвер эчендә Төркиянең Тарсусы белән Азнакай арасында эзләр суынмады. Сәясәтнең, икътисадның ачырак итеп исеп киткән җилләре дә өзә алмады бу дуслыкны. Төрекләр әле безгә килде, әле безнең делегация барды......
-
Азнакай халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Азнакайда дәвам итә Аның чираттагысы 26 ноябрь, шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәгендә һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
-
Азнакайлылар үз әниләренә "Маяк" газетасына язылу бүләк итә ала
27 ноябрь Азнакай халкы Әниләр көнен билгеләп билгеләп үтәчәк Беләбез, бу көнне безнең һәркайсыбыз үзенең иң кадерле кешесен - әнисен котларга ашыга. Әйдәгез, Әниләр көнендә аларга бик отышлы һәм файдалы бүләк ясап, киләсе елның яртыеллыгына "Маяк" газетасына яздырыйк әле! Бу көтелмәгән, иң шәп сюрприз булачак!