Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

Милли проектлар хыялларны тормышка ашыра: Азнакай «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны эстафетасын кабул итте

Россия Президенты башлангычы белән гамәлгә куелган милли проектлар нигезендә соңгы елларда районыбызда күләмле эшләр башкарылды. Халыкның тормыш сыйфатын һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге проектлар ярдәмендә әһәмияткә ия объектлар төзелеше актив алып барылды, йөзләгән чакрым юллар салынды, заманча җиһазлар сатып алынды, мәгариф һәм медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту гамәлгә ашырылды, парклар, яр буйлары төзекләндерелде.

Боларның барысы да һәрберебезнең күз алдында. Иң мөһиме, илкүләм проектлар бүген дә үз эшен дәвам итә. Димәк, киләчәктә әле безне тагын да зуррак үзгәрешләр, төзелешләр көтә дигән сүз.

Бүген Азнакайда ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Таһир Һадиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узган очрашуда да җирлегебездә тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар һәм Азнакай муниципаль районы казанышлары турында сөйләделәр, киләчәккә планнар билгеләделәр. Очрашу район-шәһәр Мәдәният йортында «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны эстафетасын кабул итү кысаларында үтте. 

Фикер алышуда шулай ук район активы, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашты.

Дискуссия башланганчы кунаклар һәм чарада катнашучы азнакайлылар республика казанышларына багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.

— Татарстанда йөздән артык республика һәм федераль проектлар, программалар гамәлгә ашырыла. Төп проектларның берсе — Россия Президенты башлангычы белән чыгарылган илкүләм проектлар. Милли проектлар ул — илне үзгәртү программалары. Аларның һәрберсенең үз юнәлеше, максаты булса да, аларны аерып булмый, чөнки һәрберсе үзара бәйләнгән. Иң мөһиме, аларның һәрберсе халыкның тормыш сыйфатларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бүген мин Казаннан Азнакайга дүрт сәгать эчендә килеп җиттем! Элек бу вакыт биш сәгать була иде. Бу юлларыбызның сыйфаты яхшыруы турында сөйли. Бүген илебездә тормышка ашырылучы 14 проектның һәрберсе мөһим, кайсыдыр яхшырак, яки, киресенчә дип аерып булмый. Мәдәният тә, мәгариф үсеше дә, юллар ремонты да — тормыш итү өчен барысы да кирәк. Алдагы елларда проектларның саны тагын да тулыланыр дип уйлыйм. Бүген балалар өчен Пушкин картасы эшли, киләчәктә өлкәннәр өчен дә шундый программалар кабул ителсә, яхшы булыр иде, — диде үзенең чыгышында Людмила Рыбакова.

Ул шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә гуманитар ярдәм туплауда, аны илтүдә актив катнашкан һәр азнакайлыга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев үзенең чыгышында авылларны үстерү, аларга яшьләрне тарту илебез өчен төп юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп, киләчәктә дә моңа игътибар кимемәсен иде дигән теләген әйтте.

— Мин Азнакайда еш булам, биредәге халык үзенең бердәмлеге белән аерылып тора. Сез илебезнең бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә битараф түгел. Азнакайдагы үзгәрешләрне һәркем күреп торадыр, бүген аны танырлык түгел. Шуны аңларга кирәк, боларның берсе дә күктән төшми, моңа этәргечне илебез Президенты инициативасы белән тормышка ашырылучы проектлар бирә, — диде депутат.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында Азнакайда бик күп илкүләм, республика программаларының тормышка ашырылуын билгеләп үтте һәм мондый мөмкинлек тудырганнары өчен Россия Федерациясе Президентына һәм республика Рәисенә, «Татнефть» җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Без илебездә, республикада гамәлдә булган барлык программаларда катнашабыз. Бүген алар бик күп юнәлешләрдә тормышка ашырыла: мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау... дисеңме. Аларның барысы да райондагы проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм булып тора. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел Таллы Бүләк, быел Мөслим авыллары яңа ФАПлы булдылар, Урманай, Әгер авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт үткәрелде.

Шәһәребездә заманча ЗАГС бинасы, Яңа Юл бистәсендә «Алга» футбол манежы сафка басты, «Тау» яшьләр үзәге төзекләндерелде, һәм боларның барысы да халык өчен бик кирәкле.

Киләчәгебез — белемле яшьләр кулында. Без балаларга төпле һәм сыйфатлы белем алырга мөмкинлек тудырырга тиешбез. Районыбызда мәгариф тармагына зур игътибар бирелә. «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында 15 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдырылды. Быел шундый ук заманча класслар Актүбәнең 3 нче мәктәбендә, Урсай һәм Урманай авыллары мәктәпләрендә дә ачылачак, — диде район башлыгы.

Район үсешенә, шул исәптән мәгариф тармагына нефтьчеләребезнең керткән өлеше зур. «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов башлангычы белән Мәлбагыш, Актүбә, Җиңү бистәләре мәктәпләре зур үзгәрешләр кичерде, аларда заманча биолабораторияләр, химия, биология кабинетлары эшли.
Марсель Шәйдуллин «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә башкарылган эшләрне дә яктыртып үтте. Проект кысаларында, «Татнефть» җәмгыяте гранты һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән Мәнәвез елгасы яр буйлары төзекләндерелде. Бүген ул — азнакайлыларның иң яраткан ял урыннарының берсе.

Соңгы елларда «Безнең ишек алды» программасы буенча да күп эшләр башкарылды. 2023 елда районда 255 миллион сумга 34 ишегалды төзекләндерелде.

— Юлларның сыйфатлы, имин булуы — һәрберебез өчен мөһим, — ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин. — «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында районда 356 миллион сумга юллар һәм күперләрне төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел Югары Стәрле — Каразирек — Урыссу автоюлы ремонтланачак. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 230 миллион сум бүленәчәк. Шәһәрнең урау юлын төзекләндерүгә 65 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Күргәнегезчә, башкарылган эшләребез дә, киләчәккә планнарыбыз да бик күп, районда алга таба да барлык дәрәҗәдәге программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Иң мөһиме, бербөтен булып, Азнакайда, Татарстанда яшәвебез белән горурланырга язсын! — диде Марсель Шәйдуллин.

Очрашу «Казан егетләре», Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Резеда Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпованың концерт программасы белән тәмамланды.

Сүз уңаеннан, «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны 15 гыйнвардан старт алды. Ул 1 мартка кадәр 29 районда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев