30 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда бер әни эчкечелектән дәваланырга ризалыгын бирде, башкалары бүтән эчмәскә ант итте
Их, шул хәмер сазлыгын! Нинди асыл ир-егетләрне, чәчәк кебек хатын-кызларны үзенә сурып ала! Кул сузучы булганда, чыгарга иде дә шул баткаклыктан, юк бит, "мин сәрхүш түгел" дип, дәвалануга аяк терәп каршы торучылар бар. - Дуслар килгән иде. - Туган көн иде. - Талаштык та, шуңа эчтем. - Бер-ике рюмкадан нәрсә...
-
Азнакайда исерек ир-ат әнисе белән баласын урамга куып чыгарган
Азнакайда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә нинди генә аянычлы язмышлар белән очрашмыйсың! Эчкечелек сазлыгына батып, балаларын тәрбияләү турында уйлап та бирмәгән әниләр һәм әтиләргә карап, йөрәкләр сыкрый. Ә менә үзен багып үстергән анасы белән баласын шушы көзге салкында урамга куып чыгарган иргә карата нәфрәтнең иң катысы кайнады...
-
Азнакайда яшәүче Наҗия апа Әхмәтшина 90 яшен билгеләп үтте
Азнакай шәһәр комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров шәһәребездә гомер итүче Наҗия апа Әхмәтшинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аны матур бәйрәме белән котларга үзе эшләп чыккан "Азнакайнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов, социаль яклау идарәсе вәкилләре дә килгән иде. Әлбәттә, Наҗия апаның балалары, оныклары да җыелган. Гомерен хезмәттә үткәргән Наҗия...
-
Азнакай көрәшчесе Айдар Алтынбаев республика бәйгесе призеры булды
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкалабыз Казанда милли көрәш буенча республика турниры үтте. Анда исемнәре республика гына түгел, бәлки илкүләм билгеле булган 300 дән артык спортчы бил алышты. Бүләкләнүчеләр арасында азнакайлылар да бар. Киеренке көрәштә Айдар Алтынбаев (100 килограмм авырлыкта) бронза медальгә ия булды.
-
Мөнир Рахмаев "Голос"та остаз булган
"Беренче канал"да бара торган "Голос" тапшыруына нигезләнеп, Казанның 19нчы гимназиясендә шул ук исемдә проект старт алды. "Наставник"лар, ягъни остазлар ролен эстраданың популяр җырчылары Мөнир Рахмаев, Илнар Ялалов һәм Лилиана Газизова башкара. - Проектка 19нчы гимназиядә эшләүче һәм шушы идеяне тәкъдим итүче Алексей Родионов чакырды. Сайлап алу турыннан соң минем төркемгә...
-
Татарстанда янгын өч гаиләне йорт-җирсез калдырган - фото
Бер йортта тугыз кеше яши торган булган. Яшел Үзән районында шәхси йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын бүген иртән Октябрьский бистәсендәге Транспорт урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта йорт ачык ут белән янган. Янгынның гомум мәйданы 114...
-
Азнака укучылары табигать могҗизалары тудырдылар
Елның һәр фасылы үзенчә матур. Көзнең алтынсу мәленә кергәч, бар дөнья төрле төсләргә урала. Әнә шул матурлыкны бала күңеле ничек күрә соң? Төбәкне өйрәнү музеенда укучылар арасында «Табигать могҗизалары» дигән кул эшләре күргәзмә-бәйгесе әлеге сорауга ачык җавап бирде. «Табигатьне саклыйк» номинациясендә балалар көнкүреш калдыкларыннан ниләр генә ясамаганнар! «Үзебезнең кулдан урман»...
-
Азнакайлылар "Маяк"ка мәхәббәтен белдерә
Синнән бер дә аерылмам, "Маягым"! Минем "Маяк"тан аерылганым да юк. Аны укысаң, яшьлегеңә дә кайтып киләсең, ялгышкан, абынган чакларыңны да искә төшерәсең. Кайчагында: "Тукта, әле, бүген мин исән-сау, дөнья яктыларын күреп, үз акылымда, яраткан газетамны укып, барысы белән дә хәбәрдар яшим бит әле", - дип сөенеп тә куясың. Гомерем буе...
-
“Калинушка” ветераннар ансамбле Азнакайда чыгыш ясады
"Калинушка" ветераннар ансамбле менә инде шактый еллар районыбыз сәхнәсендә балкып, күңелләргә дәрт, ял биреп тора. Алар район-шәһәр Мәдәният йортында янә бер чыгыш ясады. Үзешчәннәребез дәртле биюләре, моңлы җырлары белән тамашачыны һәрчак әсир итеп килә, бу матур кичәдән дә азнакайлылар кәнәгать калды.
-
Республика картинг ярышларында Азнакай егете Айрат Райманов иң яхшы унлыкка керде
Казанның "Форсаж" картинг-үзәгендә балалар арасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы кубогына картинг ярышлары узды. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан үткәрелүче әлеге чара 2005 елдан башлап оештырыла. Бу юлы да башкалага бөтен республикадан иң яхшы 68 яшь узышчы җыелган иде. Азнакай данын яклап чыгыш ясаган Айрат Райманов иң яхшы...