29 март 2012 яңалыклары
-
Хуш киләсең, Нәүрүз!
Бәйге кызганнан-кызды Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Урамнардан ашыга-ашыга гөрләвекләр ага. Бар җиһан яңарыш кичергән нәкъ менә шушы чорда, яңа көн туу белән бәйле булган борынгыдан килгән Нәүрүз бәйрәмен уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде. - Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул игелек аның үзенә дә кайтачак, -...
-
«Сагындырды мондый бәйрәмнәр»
Бәйрәм белән котларга әкият геройлары да килгән хәтта Узган җомгада Түбән Стәрле авылы мәдәният йорты каршында иртәдән үк күңелле кайнашу башланды: учак ягылды, казан асылды, чатырлар корылды. Бераздан тирә-юньгә тәмле ботка, шашлык исе таралды. Авыл урамнары буйлап күңелләрне җилкендереп татар халкының милли моңнары агылды. Авылдашларның йөзләрендә шатлык балкый. Һәркем бер-берсенең...
-
Азнакай педагогларына тиңнәр юк
19 марттан 23 мартка кадәр Казанда узган "2012 ел укытучысы" һәм "2012 ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсында райондашларыбыз Илһам Салифов һәм Надежда Козлова лауреат булдылар. Конкурс положениесе нигезендә Азнакай 7 нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы И.Салифов һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Н.Козлова ачык дәрес бирделәр, класс сәгате,...
-
Азнакай – гүзәлләр шәһәре
ЭССЕН гипермаркеты үткәргән конкурста 6 яшьлек Исламия Баянова "Азнакай гүзәле" титулына ия булды. Конкурс ике этапта узды. Беренче турдан финалга Әминә Рәхимова (8 яшь), Азалия Габбасова (10 яшь), Камилла Ибраһимова (11 яшь), Камилла Вәлиева (7 яшь) һәм Исламия Баянова чыкты. ЭССЕН сәүдә үзәгендә аларның фотосурәтләре һәм тавыш бирү өчен махсус...
-
Бакчабыз - оҗмах почмагы
Балалар тәрбияләүче хезмәте, табибларныкы кебек үк җаваплы һәм игелекле. Без аларга иң кадерлеләребез - балалар тәрбияләүне ышанып тапшырабыз. Шәһәребезнең 6 нчы "Звездочка" балалар бакчасының 2нче кечкенәләр төркеменә сабыйларыбызны биреп, без дә тәрбиячеләр Фәридә Шакирова һәм Фазыйлә Зәйдуллинага зур өметләр багладык. Алар өметебезне тулысы белән аклый. Ата-аналар белән очрашуларда балаларыбыз хакында...
-
Прокуратура закон бозу очракларын ачты
Азнакай прокуратурасы районның җирле үзидарә органнарында тикшерү уздырды. РФ Жир кодексы буенча муниципаль җир контроле җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырыла. Муниципаль җир контроле турында карарның 1.3 пункты нигезендә Азнакай район җирлекләре территориясендә оештыру-хокук һәм милек формасына бәйсез рәвештә юридик затлар һәм шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлар тарафыннан җирләрдән...
-
Смотр-конкурс үткәрелә
2 апрельдән 16 апрельгә кадәр район предприятиеләре һәм оешмалары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсының сайлап алу туры узачак. Ул Азнакай шәһәре оешуның 25 еллыгына багышлана. Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала.
-
Тылсым ияләре – зур сәхнәдә
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, балаларга өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесе, мәктәптән тыш эшләр буенча республика Үзәге 2006 елдан алып Яр Чаллыда "Сәхнә көзгесе" республика балалар театры фестивале уздырып килә. 21 иҗат төркеме арасында барган бәйгедә Азнакайдан "Иделкәем" республика смотр-конкурсы дипломанты, районның "Чулпан" премиясе лауреаты "Тылсым" балалар коллективы (җитәкчесе Зөлхия...
-
Беренче укытучым
Әле бүгенгедәй хәтеремдә, 2000 елның көзге кояшлы бер иртәсе. Агачлардан алтын сары яфраклар коела, бакчалардан баллы алма, чәчкә исләре аңкый. Әнием кечкенә генә кулларымнан җитәкләп, мине беренче тапкыр мәктәпкә алып килде. Әнием - минем беренче укытучым да. Кыңгырау чыңлауга без беренче дәрескә ашыктык. Әниемә укытучы апа итеп карау миңа, әле...
-
Акционерлар җыелышы
«Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте (423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Николаев ур., 10) акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү турында хәбәр 2012 елның 24 апрелендә 14.00 сәгатьтә ТР, Азнакай шәһәре, Николаев ур., 10 адресы буенча «Азнакай ПАТП» ААҖ нең утырышлар залында «Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының...
-
Мәгълүматларны – интернет аша
Гражданнар ТР буенча Дәүләт реестры идарәсенә Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм алар белән алыш-бирешкә (алга таба - ЕГРП) белешмә алу буенча еш мөрәҗәгать итә. Узган ел Идарә барлыгы 2,5 миллионнан артык белешмә биргән. 2011 елның мартыннан башлап Идарә электрон төрдә мәгълүмат бирү буенча проектны тормышка ашыруда катнаша башлады. Инде...
-
Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукын яклау
26 марттан 30 мартка кадәр 10.00-17.00 сәгатьләрдә хокукый ярдәм күрсәтү һәм хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарның хокукын саклауны тәэмин итү максатларында халык өчен "кайнар линия" ачылачак. Гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Уполномоченный, ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре, ТР яшь юристлар берлеге, ТР Дәүләт Советы каршындагы...
-
“Парклар маршы – 2012”
Татарстанда 26 марттан "Парклар маршы - 2012" халыкара акция старт алды һәм быел ул "Табигать тыюлыкларын янгыннардан саклыйк!" шигаре астында уза. "Парклар маршы"ның максаты - властьтагылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, бизнес һәм җәмәгатьчелек игътибарын бу проблемага ныграк тарту, практик ярдәм күрсәтү, үзебезнең табигать һәйкәлләре һәм байлыклары белән горурлану хисләре уяту. Акция...
-
Халык игътибарына!
"Азнакай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы проекты турында" Азнакай район Советы карары һәм 2012 елның 26 мартында Тр Азнакай район Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән ТР "Азнакай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы проекты (яңа редакциядә) Интернет челтәрендә Азнакай муниципаль районы рәсми сайтында http// aznakayevo.tatar.ru "Норматив документлар" бүлекчәсендә урнаштырылган.
-
Район Уставы проектын гавәми тыңлаулар билгеләнде
Азнакай район Советының 26 мартта узган чираттан тыш утырышында "Азнакай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы проекты буенча гавәми тыңлаулар билгеләнде. Ул 24 апрельдә 17.00 сәгатьтә Мәдәният йортының кече залында узачак. Депутатлар 2006 елның 19 декабрендә чыккан "Азнакай муниципаль районы муниципаль милке реестры турында" Положение турында" Азнакай район Советының 88-12 нче...