29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Азнакай радиосөючеләре һәрчак эфирда
Һавага каршы оборона авиациясе көне уңаеннан радисөючеләрнең активлык көннәре үтте. Анда Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге Азнакай клубы да актив катнашты. Үзләренең позывнойлары белән шәһәребез исемен бар дөньяга таныттылар. Бүген 9 нчы урта мәктәптә иң активларны бүләкләү тантанасы булды. Районда бара торган хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында үткәрелгән әлеге чараның башында директор урынбасары...
-
Азнакайлылар терлекчелек тармагын табышлы итү турында киңәштеләр
Бүген "Таллы Бүләк" АХҖКда авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган семинар терлекчелек тармагын табышлы итү, кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә эшлекле сөйләшү шартларында барды. Малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллануның бүгенге көндә зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Терлекчелек буенча семинарлар алга таба да...
-
Грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан аэропортларда тикшерү көчәйтелде
Татарстанның "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында, грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан, республикага килүче гражданнарның сәламәтлеген тикшерү көчәйтелгән. - Йогышлы кискен тын юлы сезонлы авырулар һәм грипп белән чирләү очраклары арту сәбәпле, "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында Россия территориясенә керүче гражданнарның сәламәтлегенә карата игътибар көчәйтелде, - дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат...
-
Сиксәндә дә йөрәкләре яшь
Яшьлек елларын Фәймә апа кеткелдәми генә искә ала алмый: - Мин кырда сарык көтүе көтеп йөргәндә килеп чыкты бу ("Бу" дигәне - ире Әләм) . Нинди ният белән килгәнен белгәч, шатырдатып колагын бордым. Ул вакытта көтүче булып эшләүче гади авыл кызы яңа гына армиядән кайткан төз гәүдәле егетне үзенә тиң...
-
Татарстанда җылыта
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр җитүче көчле җил көтелә. Иртән һәм көндез көчле кар, буран ихтимал. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк. Алдагы төндә термометр баганалары 13-18, көнчыгышта 19-24 градус салкынга кадәр төшәчәк. Әмма иртән һава тепературасы күтәреләчәк һәм көндез...
-
Ата-аналарга киңәшләр
*Балагызның үз-үзен тотышы белән канәгать түгелсез икән, хисләрегезне тышка бәреп чыгарырга, тавышыгызны күтәрергә ашыкмагыз, аны тирәнтенрәк аңларга тырышыгыз. *Янаулардан, баланы түбәнсетүләрдән качыгыз. «Ярамый», «тукта» дигән сүләрне сирәгрәк кулланыгыз. Иң яхшысы - баланың игътибарын файдалы эшкә, уенга юнәлтү. *Мөмкинлек бар икән, өйдә баланың үз бүлмәсен яки почмагын булдырыгыз. Анда артык якты...
-
Шукларга да «юк» бар
Шук балалар һәр мәктәптә, һәр сыйныфта бар. Дәрестә кем шаулап, комачаулап утыра дисең - алар! Тәнәфестә коридор буйлап чаба, кыргый авазлар чыгарып кычкыра дисең - алар! Тик торганда иптәшләрен төртә-аудара дисең - алар! Үгетләп тә, ачуланып та игә килми торган мондый балалар укытучыларның гына түгел, яшьтәшләренең дә, ата-аналарның да баш...
-
Үзебезнең сыр белән майга җитәме соң
"Мәктәп туклануы комбинаты" ААҖ филиалы булган "Азнакай сөте" заводының "Крестьянское" мае һәм "Голландский" сыры "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүе" бәйгесендә узган ел беренче дәрәҗә дипломантлар булдылар һәм Россиянең 100 иң яхшы товарлары исемлегенә кертелделәр. Бу Азнакай җирлегендә җитештерелүче сыр белән май өчен бирелгән бүләкләрнең беренчесе генә түгел....
-
Туган нигез тартты аларны
Олы юлдан килгәндә үк әкияттәгедәй ап-ак кар эчендә урман куенына сыенып утырган авылга күз ташлана. Район картасында исеме Карамалы Елга булып йөрсә дә, күпләр, бигрәк тә язмышлары аның белән бәйле кешеләр, аны яратып, әле дә электәге исеме белән Чалтаймас дип йөртәләр. Авылның бүгенге көнен күрсә, аның инде бетеп килгән чагында...
-
Үзгәрүчән һава торышы уҗымнарга тәэсир итәме?
Быелгы кыш шактый «үзенчәлекле» булуы белән аерылып тора. Декабрь ае кырларны карсызлык белән сынаса, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Шуңа да карамастан, һава торышы уҗымнарга зур зыян китергән дияргә иртәрәк. Һәркемгә мәгълүм: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре декабрь-гыйнвар айларын тирән борчуда уздырды. Декабрьдә алар басуларда кар юк дип кайгырышса, гыйнвар...
-
Сергей физиканы чикләвек урынына чиртә
Сергей кебекләр турында "вундеркинд" диләр. 6 нчы сыйныфта гына укыса да, 7-8 нче сыйныф биремнәрен үтәп, астрономия буенча республика олимпиадасында призлы урын яулаган укучыны кем дисең башкача?! Ул шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбендә белем ала. 2014 һәм 2015 елларда да математика буенча республика күләмендә җиңүче иде. - Сергей Михайлов дүртенче...