28 август 2015 яңалыклары
-
Бәрәңге дә яман шешкә дучар
Россиядә бәрәңге - мөһим булган авыл хуҗалыгы культураларының берсе. Ул азык-төлек, терлек азыгы һәм техник максатлар өчен үстерелә. Бәрәңге - бик күп авыруга һәм корткычка дучар яшелчә. Гөмбәле чирләр - фитофтороз, ризоктониоз, гади кырчын (парша), альтернариоз, коры черек. Бактерияле авырулар: кара сабак, боҗралы һәм юеш черек. Паразитлар тарафыннан таралмый торган...
-
Азнакайда яңа спорт комплексы һәм балалар бакчасы ачылды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр ясады. Ул урып-җыюның барышы һәм җирлегебездә республика Президент программаларының тормышка ашырылуы белән танышты. Аны Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министры Владимир Леонов һәм Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов,...
-
Бүген Азнакайда республика Президент программасы буенча төзелгән ике бина үз ишекләрен ача
Бүген Азнакайда республика Президент программасы буенча төзелгән ике бина үз ишекләрен ача. Аның берсе - «Чатыр-Тау арена» универсаль спорт комплексы, икенчесе - Яңа Юл микрорайонында «Әллүки» балалар бакчасы. Әлеге тантаналы вакыйгаларда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе катнаша.
-
Закиров Илгизәр Сирин улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Благодатное авылында яшәүче туганыбыз Закиров Илгизәр Сирин улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тигезлектә озын гомер кичерүеңне телибез. 60 яшь...Артта озын юллар, Шатлык,сагышлары булгандыр. Чәчләргә дә инде чал йөгергән - Еллар кары шулай кунгандыр. Һәрвакытта сиңа юлдаш булсын Сәламәтлек, бәхет һәм шатлык. Беркайчан да кагылмасын сиңа...
-
Азнакайлыларның туган җиренә булган мөнәсәбәте
Истәлекле вакыйгаларга бай бу ел. ТАССР оешуга 95 ел булса, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этаплар бу. 30 август көнне тарихи, әһәмиятле дата - Республика көне белән бергә шәһәр көнен дә бәйрәм...
-
Азнакайда Республика көнендә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак
29 августта Азнакайда Республика, Шәһәр, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Бу көнне район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13.00 сәгатьтән чәчәкләр композициясе - икебаналар күргәзмәсе эшли. Ә Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасындагы мәйданда 14.30 сәгатьтә татар, рус, чуваш милли ашлары; районыбызның алтын куллы осталары эшләнмәләре...