28 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда бетләү авыруының 2 очрагы теркәлгән
Роспотребнадзорның территориаль идарәсе бу елның 6 аенда республикада педикулез (бетләү) авыруының 927 очрагы теркәлүен җиткерә. Аларның 558е 17 яшькәчә балалар. Безнең җирлектә шундый 2 очрак булуы ачыкланган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5 очракка кимрәк. Фото http://tonshcdt.edunn.ru/node/278
-
95 яшьлек Азнакай акәбие Кадәрия Сәйфуллинаны юбилее белән Марсель Шәйдуллин котлады
Кәкре Елга авылында Сәйфулла гаиләсендә туган 4 баланың иң олысы була Кадәрия. Гадәттә баш балага тормыш авырлыклары бик иртәли төшә башлый. Кадәрия дә үзеннән соңгы балаларны карашып, әти-әнисенең уң кулы булып үсә. Мәктәптә бик яхшы укыса да, хәерчелек чабудан тарта, кыз унынчы тәмамлап, укуын башкача дәвам итә алмый. Акыллы, төпле...
-
Быел Азнакайда 600 гә якын балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр
(Азнакай, 28 июль, «Маяк», Резеда Шәрипова) Әле җәйнең уртасы гына булса да, ата-аналар мәктәпкә әзерлек турында кайгырта башладылар инде. Формалар, сумкалар, дәфтәрләр һәм башка уку кирәк-яракларын алдан хәзерләп куйсаң, Белем көнен тыныч күңел белән каршы аласың. Бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү шактый кесәгә суга, кемнеңдер хәтта мөмкинлегеннән килми торган эш....
-
Азнакайда наркоман машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Азнакай шәһәр прокуратурасы юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшергәндә табиб-наркологта исәптә торучының транспорт чарасы белән идарә итүен ачыклый. Тиешле закончалыклар нигезендә, хроник алкоголизм, наркомания һәм токсикомания белән авыручылар транспорт чаралары белән бары тик дәваланганнан соң һәм исәптән төшкәч кенә идарә итә алалар. Наркотикларга бәйле гражданның транспорт белән идарә итүе юл һәлакәтләре...
-
Азнакайның туризм белән шөгыльләнүче балалары Көньяк Уралга сәяхәт кылды
Районда балаларның җәйге ялы оешкан төстә дәвам итә. «Кояшкай» лагеры кичә өченче семенасын кабул итте. Аңа кадәр ике сменада 146 бала ял иткән иде, тагын 75 бала урман эчендә саф һавада яңа уку елына көч туплап кайтачак. Шулай ук "Березка" һәм "Орленок" лагерьларында да өченче смена башланды. Июнь азагында туризм...
-
Азнакайның Актүбә бистәсендә фонтан һәм әкият геройлары урнашкан сквер төзеләчәк
«Күрше хакы - Алла хакы», - диләр. Күршеләр белән тату, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә! Ни булса да, иң беренче без күршегә йөгәребез. Районыбызда матур бер традициягә әверелгән урам бәйрәмнәре дә шул күршеләр арасында мөнәсәббәтләрне тагын да ныгытуга юнәлдерелгән. 22 июль көне Актүбә бистәсенең Губкин урамында яшәүчеләр бәйрәм итте. Аллы-гөлле киемнәр...
-
Азнакай нәниләре янына мультфильм геройлары килде
9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячеләре «Мин кояшта ятам» исемле күңел ачу кичәсе үткәрделәр. Балалар янына кунака мульфильм геройлары Арыслан белән Ташбака килде һәм күңелле уеннар оештырдылар.
-
Анджелина Джоли, сөт бизләрен алдырып, дөрес эшләгән - КФУ галиме
КФУда "Төн" операциясе" фәнни чарасында галим Павел Зеленихинның лекциясе онкология авыруларының килеп чыгышына багышланган иде (Казан, 26 июль, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Голливуд актрисасы Анджелина Джоли, сөт бизләрен алдырып, дөрес эшләгән. Бу хакта КФУда үткән "Төн" операциясе" фәнни чарасында КФУның микробиология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Павел Зеленихин әйтте. Аның лекциясе онкология...
-
Азнакайның сәләтле укучылары “Сәләт" яшьләр форумыннан кайтты
Азнакайның бер төркем актив, сәләтле укучылары ел саен Биләрдә уза торган "Сәләт" яшьләр форумында катнашты. Мин дә ул бәхетлеләр арасында идем һәм анда алган тәэсирләрне сәгатьләп кәгазьгә төшердем. 10:29 Безне якты нурлары белән кояш сәламләп каршы алды. Иртәнге аштан соң форум узачак урын белән таныша башладык. Төркем җитәкчеләренең чыгышын тыңлаганнан...
-
Яровая законын үтәү зарур - дин әһелләре
"Закон" 20 июльдә үз көченә керде (Казан, 25 июль, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Мәскәү җәмигъ мәчетендә Россия мөфтиләр шурасының Куркынычсызлык буенча комитеты түгәрәк өстәл уздырган. Бу хакта шураның матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, комитет җитәкчесе полковник Сәет-Мөхәммәд Әсәмбаев, Россия төбәкләре мөселманнары Диния...