28 февраль 2015 яңалыклары
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равилов “Феерия аккордеона” халыкара конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат булды
Казанда яшь башкаручыларның "Феерия аккордеона" халыкара конкурс-фестивале узды. Икенче елын гына үткәрелүче бу бәйгедә илнең төрле төбәкләреннән солистлар һәм ансамбльләр чыгыш ясады. Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равилов беренче дәрәҗә лауреат булды (укытучысы - Ф.Әбсәләмова).
-
Азнакайда “Урамда җәяүле” ункөнлеге узды
Шәһәребезнең "Кыңгырау" балалар бакчасында юл иминлеге хезмәткәрләре һәрчак көтеп алынган кунак. Менә бу юлы да ЮХИДИ хезмәткәрләре Илдар Исхаков һәм Альмира Сәгъдәтуллинаны шау-гөр килеп, куанып каршы алдылар. Алар мәктәпкә әзерләнүче төркем балаларына "Урамда җәяүле" ункөнлеге баруы турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәрестә алган белемне урамда юл аркылы чыгып практикада...