27 июль 2016 яңалыклары
-
Иртәгә юридик фәннәр докторы Әнәс Гатауллин Азнакай халкы өчен бушлай консультация уздырачак
28 июльдә 13.00-15.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль районы Советы бинасында (Ленин ур.,22) юридик фәннәр докторы, профессор Әнәс Гатауллин Азнакай халкы өчен бушлай консультация уздырачак. Фото http://kazan.bezformata.ru/
-
Азнакайның “Игелеклелек паркы”нда кафе һәм башка объектлар төзеләчәк
Биредә көн саен иртәдән алып кичкә кадәр балалар шау-гөр килеп уйный, өлкәннәр агачлар ябылдашлары арасында эссе кояштан яшеренеп, хәл ала. Шәһәребезнең Мәдәният йорты артында төзелеп килә торган "Игелеклелек паркы" әлегә рәсми төстә ачылмаса да, халыктан буш торганы юк. Ике гектардан артык әлеге ял мәйданчыгы узган ел Парклар һәм скверлар республика...
-
«Юлдаш» ансамбле концерт белән Азнакай игенчеләре алдында чыгыш ясый
Авыл хуҗалыкларында урак өсте башланды. Бу чорда Мәдәният йорты каршындагы «Юлдаш» агитбригадасы концерт белән игенчеләр алдында чыгыш ясый. Кәкре Елга, Сәпәй, Микулино механизаторлары аларның җыр-моңнарыннан эшкә көч-егәр алды инде. Ни дисәң дә, уттай урак өстендә каядыр концертка йөрергә вакыты юк авыл хезмәтчәннәрең. Шуңа күрә алар күңелле ял мизгелләре бүләк иткән...
-
Азнакай автоледиләре машина йөртү осталыгын күрсәтәчәк
Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән, янәсе?! Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Гамәлгә кергән традиция...
-
Казанда электровоз өстендә селфи ясаучы ир-атны ток суккан
30 яшьлек казанлыны электровоз түбәсендә селфи ясаганда ток суккан. Ул хәзер авыр хәлдә хастаханәдә интенсив терапия бүлегендә ята, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань». Ир кеше 24нче июль көнне Займище тукталышында танышы белән электричка көткән була. Платформа яныңда электровоз тукталгач, ул әлеге форсатны кулдан ычкындырмаска уйлый - аның өстенә менеп эффектлы...
-
Марсель Шәйдуллин Азнакай акәбие Кадәрия Сәйфуллинаны 95 еллык юбилее белән котлады
Кәкре Елга авылында Сәйфулла гаиләсендә туган 4 баланың иң олысы була Кадәрия. Гадәттә баш балага тормыш авырлыклары бик иртәли төшә башлый. Кадәрия дә үзеннән соңгы балаларны карашып, әти-әнисенең уң кулы булып үсә. Мәктәптә бик яхшы укыса да, хәерчелек чабудан тарта, кыз унынчы тәмамлап, укуын башкача дәвам итә алмый. Акыллы, төпле...
-
Азнакайлылырга бушлай юридик консультация күрсәтелде
Узган шимбәдә Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы азнакайлыларны кабул итү оештырды. Халыкка юридик мәсьәләләрдә бушлай консультация күрсәтүне ул инде күптәннән гамәлгә кертте. Азнакайда кабул итүгә бу юлы министр урынбасары Надежда Рагозина һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Александр Ханеня килделәр. Алар янына иң беренче булып үткән...
-
Ел башыннан Азнакайда 5618 кеше диспансеризацияләү үткән
Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов халыкны диспансеризацияләү барышы белән таныштырды. - Медицина тикшерүе үтү - инвалидлык һәм үлемгә китерүче авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә, - дип белдерде баш табиб. Ел башыннан районда 5618 кеше диспансеризацияләү үткән. Район башлыгы урынбасары, сәламәтлек - зур байлык икәнен әйтеп, эш бирүче, җитәкчеләрне...
-
Азнакайда явым-төшемнәрсез эссе һава саклана
Төнлә 11-16 җылы, көндез 29 градуска кадәр кызу булачак (Казан, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, иртәгә республикада эссе һава, явым-төшемнәр көтелми. Синоптиклар фаразлаганча, 27 июль көнне республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Җил тотрыксыз талгын. Төнлә 11-16 җылы, көндез 29 градуска кадәр эсселек көтелә.
-
Якшәмбе давылы Азнакай йортларының түбәләрен йолкып алган
Табигатьнең могъҗизасына шаклар катарсың. Якшәмбе көнне кичкә табан 4-5 сәгатьләр арасында Азнакай районында да давыл котырып алды. Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган. Район МЧСыннан алынган мәгълүматларга караганда көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1 Май...