27 март 2015 яңалыклары
-
Азнакай егетләре яхшы хезмәт итә
Данил Хәлиуллин белән Рамил Шәйхетдинов хәрби хезмәткә узган елның декабрендә чакырыла. Самарада яшь солдатлар курслары үткәч, ант кабул итеп, икесе дә бер частька Киров шәһәренә җибәрелә. Данил радиолокация станциясе операторы, Рамил элемтәче итеп билгеләнә. Хәрби белгечлекләрен яхшы үзләштергән, тырыш, үз бурычларын аңлап эш иткән егетләр хәрби часть командирының Мактау грамотасына...
-
Солдатлар 28 елдан соң очраштылар
Кызыбыз Әлмәттә, институтта, укый. Группаларында Лиана исемле чуаш кызы да бар. Шулай берчак әтиебез аның фамилиясенә игътибар итте. Юкка түгел, чөнки нәкъ менә сирәк очрый торган Капитонов фамилияле игезәкләр Михаил һәм Сережа белән ул моннан 28 ел элек Ленинградта бергә хезмәт иткән. Төп чыгышлары белән егетләр Әлмәт районыннан була. Солдат...
-
Нәүрүз мөбарәкбад!
Узган якшәмбе Мәнәвез авылы мәдәният йорты шау-гөр килеп торды: биредә Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп дога укып башланды. Нәүрүз бәйрәме татар халкы уеннары белән, учакта пешкән пылаудан авыз итеп, тәмле коймаклар белән чәй эчеп дәвам итте. Нәүрүзчеләр һәркемгә исәнлек-саулык, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем, киң дәүләтләр...
-
Дамир Гыйләҗев белән туры элемтәдә әлеге мөһим вакыйгаларга һәм башка социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар яңгырады
Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бу ел Россиядә - Әдәбият елы, республикабызда Парклар һәм скверлар елы да. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән үткәрелгән турыдан-туры элемтәдә әлеге мөһим вакыйгаларга һәм башка социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар яңгырады. - Тыл ветераннарына нинди ташламалар каралган...
-
Азнакай районы Актүбә бистәсендә музей ачылды
Җомга көнне Актүбә бистәсендәге "Көмеш су" балалар сәламәтләндерү комплексы оешуның 15 еллыгына һәм Халыкара класслы спорт мастеры, Актүбә бистәсенең мактаулы гражданины Җәмил Шакировка багышланган музей ачылу тантанасы узды. Актүбәлеләрне истәлекле вакыйгалары белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башка җитәкчеләр котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Азнакайда татарча рәхәтләнеп сөйләшәләр
Азнакайда урамга чыгасыңмы, кибеткә керәсеңме, офистамы - татарча рәхәтләнеп сөйләшкәннәрен ишетергә була. Район халкының 80 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә, шуңа күрә бу һич тә гаҗәп түгел. Шулай да глобальләшү заманында туган телебезне югалту безгә дә янамый кала алмый. Аны саклау буенча районда нинди эшләр башкарыла? Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр...
-
Тәкъдимем бар
"Марс" кибете яклап Шәйхетдинов микрорайоны басуы урталай бүленгән. Шуның ике ягына да агачлар утыртылган: 14 чыршы, 4 миләш, чаган агачлары... Калган җире җәйләрдә шаулап үскән тигәнәк басуына әйләнә. Бу урынга агачлар утыртсак, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына истәлекле бүләк булыр иде. Индия МУСИНА
-
Азнакай укучылары «Сандугач сайрар илем» фестиваль-конкурсында көч сынаштылар
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәрендә «Сандугач сайрар илем» фестиваль-конкурсында "Электр музыкаль уен коралларында уйнаучылар" номинациясендә көч сынаштылар. Җырлы-моңлы Азнакай исемен тагын бер кат аклап, Лариса Филиппова кул астында шөгыльләнүче Әдилә Гарифуллина - I, Азалия Имаметдинова, Әмир Кашапов - II, Элиза Низамова III дәрәҗә лауреат, Рияна Харисова дипломант исемнәрен...
-
Бәя артканчы язылып калыгыз
Хөрмәтле укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның икенче яртыеллыгына алдан язылу март аеның соңгы көнендә тәмамлана. 1 апрельдән газетага язылу бәясе уртача 100 сумга артачак. Шуны истә тотып, март аенда газетабызга былтыргы бәядән - 474 сумнан язылып калырга ашыгыгыз!