25 июнь 2014 яңалыклары
-
Азнакайлылар Белоруссиядә Сабантуй үткәреп кайтты
Азнакай һәм Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәрләре арасында бер ел элек нигез салынган дуслык, хезмәттәшлек җепләре ныгый бара. Узган ел азнакайлылар Белоруссия җиренә барып, татарлар күпләп яши торган әлеге калада халкыбызның милли бәйрәмен уздыруда ярдәм итеп, шәһәр көнендә катнаштылар, татар халкының милли культурасын, җырга-моңга сәләтен күрсәтеп кайттылар. Беларусь дуслар...
-
Июньдә Азнакайда 27 мәктәп яны лагере эшләде
Июнь аенда районыбызда 1000 балага исәпләгән көндезге мәктәп яны һәм 200 яшүсмергә исәпләнгән хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары (барлыгы 27 лагерь) эшләде. Каникуллар файдалы һәм күңелле узсын өчен педагоглар бар көчләрен куйды. 4 нче лицей редакциябез каршында гына. Һәр иртә эшкә килгәндә биредә балаларның шат авазлары ишетелә. - Лагерыбызга...
-
Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында туризм буенча республика чемпионаты узды
Өч көн буена районыбызның Алферовка авылында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында туризм буенча республика чемпионаты узды. Анда 8 команда каршылык полосаларын узу, учак ягу, палатка җәю һәм җыю, табигать шартларында азык әзерләү бәйгеләрендә көч сынашты. Беренчелекне - актанышлылар, икенче урынны - азнакайлылар, өченче урынны сабалылар яулады. - Әлеге чара җиденче ел...
-
Азнакай халкының сорауларына юстиция полковнигы Ильяс Мәсәллимов җавап бирәчәк
30 июньдә 12.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Ильяс Габделхак улы Мәсәллимов Азнакай шәһәре Ленин урамы 30 нчы йортта гражданнарны кабул итә. Алдан 7-32-05, 7-05-22 телефоннары ашы язылырга мөмкин.
-
Азнакайда табиб-онкологларның районара конференциясе үтәчәк
Яман шеш авыруы очракларының елдан-ел арта баруы табибларны гына түгел, бөтен кешелекне зур борчуга сала. 27 июнь көнне районыбыз җирлегендә республика табиб-онкологларының шушы мөһим проблемага багышланган районара конференциясе үтәчәк.
-
Азнакайның җәйге лагерьларында ял итүче балалар компьютерда һөнәри тест узды
Мәшгульлек үзәге "2014-2020 елларга Татарстанда эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" республика программасы кысаларында күптөрле чаралар үткәрә. Бүген алар балалар ял иткән сәламәтләндерү лагерьларында алып барыла. Шушы көннәрдә чираттагы очрашу "Орленок"та узды. Үзәк белгечләре һөнәрләр турында гына сөйләп калмады, ә кызыклы бәйгеләр, уеннар да оештырды. Мобиль офиста компьютер тестын да бик...