23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Булат Җиhaншинны туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!!!
Улым,энем, абыебыз Булат Җиhaншинны туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!!! Исәнлек-саулык, бетмәс-төкәнмәс бәхет, куанычлар телибез! Иҗат чишмәң саекмасын, бөтен хыялларың тормышка ашсын! Әниен, апаң, апайларың Азнакай-Казан-Ковров
-
Һәр нәрсә үз урынында
Авыл тормышы белән яшәүче бер кешенең күзе тирес кортына төшә. Һәм: "Карале, бу җирәнгеч күренешле һәм исле тирес кортының бу дөньяга яралуында нинди хикмәт бар инде?!" дип фикер йөртә. Шуннан соң озак вакыт та үтми, әлеге кеше авырып китә. Нинди генә табибка барып, нинди генә дарулар эчеп караса да, авыруыннан...
-
Карамасаң – бакчасыз каласың
Тарих битләренә күз ташласак, егерменче гасыр уртасында СССР хөкүмәтенең халыкка мәнфәгатьләре өчен актив рәвештә җир участоклары бирә башлавы мәгълүм. Бу берьюлы ике мәсьәләне чишкән: беренчедән, бакча совет гаиләсен яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин иткән, ял итү урыны булган, икенчедән, урманнарны чистартып, сазлыкларны киптереп, тик яткан җирләрне халык үзе эшкәртүгә керешкән. Җитмешенче...
-
Кодекс үзгәрешләр кертте
Россия Федерациясендә барган суд реформасы кысаларында быелның 8 мартында административ суд производствосы Кодексы кабул ителде. Ул гражданинның дәүләт инстанцияләре белән бәхәсләрен карауның аерым процедурасын билгели. 15 сентябрьдән әлеге Кодекс положениеләре административ һәм башка гамәви хокук мөнәсәбәтләреннән туган эшләрне карауда кулланыла. Субъектларның, гамәви власть органнарының һәм шәхси затларның хокук мөнәсәбәтләре спецификасы...
-
“Маяк”та – бәби туе!
22 сентябрьдә реклама бүлеге хезмәткәре Миләүшә Нургаяз кызы гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Баһаветдиновлар гаиләсен сөендереп, икенче уллары дөньяга аваз салды. Хезмәттәшебезне, аның гаиләсен өйләренә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечләре белән ихластан котлыйбыз. Сабыйлары тәүфыйклы, сәламәт, зирәк акыллы, бәхетле булып үссеннәр! Редакция коллективы
-
Хезмәттән файдалангансың икән – түлә!
Халыкның күпчелеге шулай эшли: хезмәт хакы яки пенсия алгач иң беренче итеп коммуналь һәм торак хезмәтләр өчен исәп-хисап ясый. Әмма кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Андыйларга карата кисәтүләр дә, аңлату-агарту эшләре алып бару да файдасыз. Шулай булмаганда, уңайлыклар тудырылган фатирларда яшәп...