22 февраль 2012 яңалыклары
-
Бәйрәм бүләксез булмый
Рөстәм Мөхәммәдиев тальянчылар ансамбле җитәкчесе Атлас Хуҗинга 10 тальянга сертификат тапшырды Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары быел да үз югарылыгында узды. Залда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ил сакчылары, әфган сугышы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, тыл хезмәткәрләре һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әниләре катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель...
-
Киләчәк безнең кулда
Миләүшә Заһидуллина лидер Алмаз Закировка аграр берләшмә значогын тапшыра Узган атнада әнә шундый исем астында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин, «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина, универсиада-2013 дирекциясе вәкиле Мария Фадеева катнашында яшьләр форумы узды . Форум авыл яшьләрен...
-
Яшь инспекторлар сынатмады
"Юл хәрәкәте яшь инспекторларының иң яхшы отряды һәм иң яхшы отряд җитәкчесе" республика конкурсында шәһәребезнең 4 нче урта мәктәбе призер булды. Ә Азнакай Балалар иҗаты үзәге "Иң яхшы агитбригадалар" номинациясендә җиңүче дип табылды. "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" республика максатчан программасы кысаларында үткәрелгән әлеге бәйгене ТР Мәгариф һәм фән...
-
Предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре игътибарына!
2012 елда республикабызда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алуга VIII конкурс үткәрелә. Әлеге премия ел саен, эшләүчеләр санына, нинди тармакныкы булуына һәм милек төренә бәйсез рәвештә, продукцияләренең һәм хезмәтләренең сыйфаты өлкәсендә, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шулай ук сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле алымнарын кертүдә сизелерлек уңышларга ирешкән оешмаларга...
-
Халык игътибарына!
Торак-коммуналь хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатен кабул итүнең һәм мониторингының Бердәм хезмәте эшли башлый. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча сораулар яки дәгъвалар туган очракта, бушлай 8-800-100-00-33 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Кайнар линия үткәрелә
29 февральдә 11.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге "Күчемсез милеккә хокук һәм аның белән алыш-бирешнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр алу" дигән темага "кайнар телефон линиясе" үткәрә. Сорауларыгызны белгеч Айгөл Нәфис кызы Шамаевага 7-65-05 телефоны аша бирә аласыз.
-
Спорт яңалыклары
Бу көннәрдә Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары янгын частьләре арасында юл-транспорт вакыйгаларында авария-коткару эшләре буенча спорт ярышлары узды. Каравыл начальниклары Ирек Миннеханов һәм Ленар Галәвов җитәкчелегендәге 24 нче һәм 87 нче янгын частьләре һәм 9 команда арасында 2 һәм 4 нче урыннарны яулап, Азнакай данын якладылар. "Начар гадәтләргә каршы мин...
-
Өзеклекләр булмады
Авыл башлыкларының халык алдында хисаплары дәвам итә. Бу көннәрдә шундый җыеннар Мөслим, Югары Стәрле, Чемодурово, Микулино, Урманай, Сукаеш, 1 Май бистәсе авыл җирлекләрендә узды. Җыелыш алдыннан район җитәкчеләре һәм башлыкларының халыкны кабул итү уздыруы матур традициягә әйләнде. Җыелышка кергәнчегә кадәр үк алар белгечләрдән үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Узган җомгада...
-
Чираттагы кече авыл бәйрәме Күктәкә авылында үтте
Район-шәһәр мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы чыгышын авыл халкы бик яратты. Ярминкә дә оештырылган иде. Бәйрәмдә районның социаль яклау, пенсия фонды идарәләре белгечләре халыкның күптөрле сорауларына җаваплар бирде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова районның иҗтимагый тормыш-яңалыклары хакында чыгыш ясады.
-
Авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты
25 февральдә 10.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты уздырыла. Фойеда авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшләячәк.
-
Эстафета дәвам итә
Район ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан, һәр авыл җирлегендә тарихи альбом булдырып, аны эстафета итеп башка авыл җирлекләренә тапшыру матур традициягә әйләнеп китте. Узган атнада Әгерҗе авыл мәдәният йортында балтачлылар шундый истәлекле альбом-эстафетаны әгерҗелеләргә тапшырды. Озак еллар дәвамында хуҗалык һәм авыл җитәкчесе булып эшләгән Мөнир Сәлаховка районның 80 еллык...
-
Эшлекле сөйләшү
"Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай автотранспорт цехында узган елгы эшкә йомгак ясау, алга бурычлар билгеләү буенча гомуми җыелыш булды. Төп көн тәртибе буенча "Татбуртранс" җәмгыяте буенча башкаручы директор Сергей Шевелев чыгыш ясады. Ул ҖЧҖнең, шул ук вакытта Азнакай цехының еллык эшенә йомгак ясады, ирешелгән уңышлар белән бергә, хәл итәсе проблемаларга да тукталды....
-
Иң яхшыларның берсе
«Азнакайнефть» идарәсендә хезмәт сагы, янгын куркынычсызлыгы буенча 2011 ел эш нәтиҗәләре турында йомгаклау җыелышы узды. Киңәшмәне идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин ачып, доклад белән чыкты. Узган елда Азнакай нефтьчеләре сәнәгать предприятиеләрендә янгын куркынычсызлыгын ныгытуда шактый эш башкарганнар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очраклары кимегән. «Азнакайнефть» идарәсе ут сүндергечләрнең торышы буенча...
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
23 февральдә Актүбә бистәсе базары мәйданында, 25 февральдә шәһәребездә район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашында бәйрәм ярминкәсе уздырыла. Анда ит, сөт продукциясе, терлек азыгы сату оештырыла. Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана.
-
“Татнефть”тән олы бүләк
Атна башында "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Актүбә картлар һәм инвалидар йортында булдылар. Кунаклар бирегә зур бүләкләр белән килде: Рөстәм Мөхәммәдиев кием кую (7данә), йокы бүлмәләренә (84 комплект) җиһазларга сертификатлар тапшырды. -Әлеге игелек акциясе "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән...