21 октябрь 2013 яңалыклары
-
Семинар: Азнакай малларына җан җылысы кирәк
Хуҗалыкларның төп кереме ит белән сөткә бәйле. Соңгы вакытта ил күләмендә сөткә бәя дә арта бара. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала. Районыбыз терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада беренче унлыкта бара. Әмма бу безне...
-
Азнакай халкы ялган аракы белән агулана язган
Район һәм шәһәр сәүдә нокталарында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк сату очраклары ешрак ачыклана тора. Мәсәлән, 2013 елда белгечләр тарафыннан 7296,4 литр шундый аракы алынды. Әлеге спиртлы эчемлекләрнең бәясе, чыннан да, сатып алучыларны кызыктырырлык: аракы - 100, ә коньяк -...
-
Азнакай яшьләре коррупцияне юмор белән җиңде
Районда коррупциягә каршы көрәшнең төрле алымнары кулланыла. Шушы көннәрдә яшьләр идарәсе әлеге темага багышлап, Балалар иҗаты үзәгендә КВН оештырды. - Уенда ун команда көч сынашырга тиеш булса да, бары дүртәү катнашты, - ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов яшьләрнең сүлпәнлегенә, урыннарда лидерларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәвенә борчылып. Әмма бу һич тә...
-
Азнакай района хуҗалыкларында комплекслы тикшерү эшләре бара
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре составында хуҗалыкларда көзге комплекслы тикшерү эшләре бара. Шундый тикшерүләрнең берсе чәршәмбе көнне "Агро ТНГС-И" ҖЧҖдә үтте. Хуҗалыкта күп кенә уңай үзгәрешләр бар: фермалар җылы һәм чистартылган, бозаулар алдына сыйфатлы печән, минераль кушылмалар куелган, терлек азыгы рационы төзелгән. Биредә бозаулар үлеменә юл куелмаса да, терлекләрнең...
-
Азнакай журналистлары яңа җиңүләр яулады
Газетабыз республикакүләм төрле бәйгеләрдә җиңү яулап тора. Бу - баш мөхәррир Гөлгенә Кәримованың һәм аның кул астында эшләүчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Көз редакциябезгә тагын куанычлы хәбәрләр алып килде: журналистларыбыз Лиза Нурлыевага «Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм чараларының Атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, Резеда Шәрипова ТР Президентының Рәхмәт хатына, Нәсимә...
-
Азнакайда 7 наркопритон барлыгы ачыкланды
Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында социаль яклау идарәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Анда мәгариф, мәдәният идарәләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, сәламәтлек саклау, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, аларның ата-аналары, Лениногорск политехник колледжы филиалы студентлары да чакырылган...