21 август 2014 яңалыклары
-
Азнакайлылар Венгриядә узган Төрки халыкларның зур корылтаенда катнашты
Венгриянең Бугац шәһәрендә узган Төрки халыкларның зур корылтаенда азнакайлылар да катнашты. Татарстан делегациясе составында барган район-шәһәр Мәдәният йортының "Җанашым" фольклор ансамбе биредәге фестивальдә чыгыш ясап, егермеләп илнең иҗат коллективлары арасында зур бәя алды. Әлеге хакта тулырак язма - газетабызның киләсе санында. Фото
-
Азнакай караклары сезон белән эшчәнлек өлкәсен дә алыштыра
Арабызда яшәгән кайбер мәнсезләрнең шулкадәр дә нәфесле булуына шаккатасың. Караклыкка алар көн дә эшкә чыгып киткәндәй йөргән. Әмма һәр нәрсәнең ахыры бар. Бер генә җинаятьче дә җәзадан котылып кала алмый. Элек тә мәкерле эшләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган Әхсәнов (билгеле сәбәпләр белән исеме үзгәртелде) Азнакай һәм Сарман районнарында урлашу, талау,...
-
Азнакай ишегалларында күңелле бәйрәмнәр дәвам итә
Азнакайда инде өченче ел рәттән күпфатирлы йортлар ишегалларында күңелле бәйрәмнәр оештырыла. Аның чираттагысын «Безнең йорт» торак милекчеләре ширкәте уздырды. Чарада район җитәкчелеге, төрле оешма, учреждение вәкилләре катнашты. Шәһәребезнең Ленин урамындагы ике катлы йортларда яшәүчеләр муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән кара-каршы утырып сөйләште, тәкъдим-гозерләрен җиткерде. Ишегалдында элеккедән калган гараж биналарын...
-
Азнакайда “Pierre АLBER” кондитер фабрикасы ачылды
Балачакта кем генә татлы, баллы конфет-печенье яратмый икән. Нәни Альберт та ярата аны. Ә үскәчтен, үзенең шәхси кондитер остаханәсен ачу хыялы белән яши. Италиядән легендар кондитер Pierre Mariniның шәхсән үзе һәм иҗаты белән якыннан танышканнан соң, тәвәккәлләп, ныклы карарга килә. Һәм менә аның хыялы тормышка аша: шәһәребездә эшмәкәр Альберт Латиповның...
-
Азнакайда наркотик матдәле кыргый үлән үскән 5 участок ачыкланган
Һәр елны җәйге чорда илкүләм "Мәк" операциясе игълан ителеп, наркотик матдәле үсемлекләр участоклары ачыклана, алар юк ителә. Бер үк вакытта республикага наркотиклар кертү каналларын, наркопритоннарны ябу буенча да максатчан эш алып барыла. Комплекслы оператив-профилактик операциянең нәтиҗәләре турында да ишетә торабыз. Татарстанның наркоконтроль идарәсе тарафыннан шушы чорда гына да 10 тонна...
-
Азнакайның мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер
Яңа уку елы башлануга да санаулы көннәр калды. Бу көннәрдә Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге, район хакимияте һәм мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган комиссия муниципаль мәгариф учреждениеләренең әзерлеген тикшерде. - Комиссия барлык учреждениеләрне дә әзер дип тапты. Аеруча гимназия, Актүбәнең 2 нче, Чубар Абдул, Әсәй, Сухояш мәктәпләренең, Җиңү бистәсе, Азнакайның 12 һәм 18...