21 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда балыкчылар арасында зур турнир узачак. Рәһим итегез
Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, җирлегебездә төрле чаралар еш оештырыла. Аның чираттагысы 22 май көнне Ык елгасында (Тымытык авылы янында) балык тоту бәйгесе буларак уздырыла. Ярышлар 7.00 сәгатьтә башлана. Программа: 7.00-7.45 - катнашучыларны теркәү; 7.45-8.00 - ярышларны тантаналы ачу; 9.00-14.00 - балык тоту вакыты; 14.00-15.00 - балыкларны үлчәү; 15.00-15.30...
-
Азнакайда праймеризда алдан тавыш бирү өчен 12 санау участогы төзелде
22 майда "Бердәм Россия" партиясе илкүләм алдан тавыш бирү үткәрә. Алдан тавыш бирүне үткәрү өчен районда 12 санау участогы төзелде. Якшәмбе көнне алар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр ачык булачак. Тавыш бирүдә сайлау хокукына ия теләге булган һәркем катнаша ала. Азнакайлыларның барчасын үз учасоткларында алдан тавыш бирергә чакырып, санау участокларында...
-
Азнакайда яшь әниләр белән чара узды
"Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс", - дигән мәкаль яши халыкта. Нинди хак сүзләр! Борынгыларның күбрәк әхлак якны күздә тоткан бу әйтемен медицина белгечләре, педиатрлар исә аеруча хуплый. Ә бит сабый балага ана сөте белән нинди генә файдалы микроэлементлар, аксым-ферментлар, бактерияләрне юк итүче матдәләр керми! Аннары, балага ризык...
-
Азнакай районында сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесе узды
Азнакай районында сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесе узды Районыбызда терлекчеләр һәм сабанчылар ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле терлекче ханым һәм туташлар "Таллы Бүләк" хуҗалыгы җәйләвенә җыйналдылар. - Бу ярышлар безнең өчен көч сынашу гына түгел. Зур бәйрәмебез, Сабан туе ул....