21 март 2012 яңалыклары
-
Язгы ташуга әзерләнәбез
Әлегә кыш үзенекен итеп, көннәр салкын, карлы торса да, тиздән барыбер яз хакимлекне алачак. Язгы ташулар агарга да инде күп калмады. Белгечләр быел гөрләвекләрнең шаулап агуын фаразлый, ни дисәң дә карсыз кыш җирнең нык катуына, кайбер урыннарда туңның 1,5-1,7 метрга кадәр төшүенә китерде. Әгәр элек туфрак кар суларын үзенә сеңдерсә,...
-
Шифалы керем чыганагы
Умартачылык-табышлы тармак Һәр елның язында умартачылар укуын оештыру районда гүзәл традициягә әйләнде. Аның быелгысы, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү идарәсе актлар залында өч көн буена барды. Семинар эшендә районның хуҗалык умарталыкларында эшләүчеләр, һәвәскәр умартачылар, белгечләр катнашты. Укуны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы М.Усманов ачты, анда катнашучыларга тынгысыз һәм четерекле хезмәтләрендә...
-
Төп стратегия – язгы чәчүне уңышлы уздыру
Киңәшле эш таркалмас Һәр елның март урталарында районда яңа уңышка нигез салуда катнашачак техника һәм тагылма кораллар, чәчү материалларын тиешле дәрәҗәгә җиткереп хәзерләү, язгы кыр эшләрен агротехнология таләпләре югарылыгында башкарып чыгуга багышланган зур сөйләшү була. Быел ул "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ (элекке Вахитов совхозы) базасында узды. Анда муниципаль район, авыл хуҗалыгы...
-
Сакчыллык кирәк
Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне җәмәгатьчелекнең игътибарын алардан ни рәвешле файдалануыбызның яшәү дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле булуына юнәлтү максатыннан үткәрелә. Чиста су - яшәешебезнең төп нигезе һәм аеруча кыйммәтле табигый байлык. Сусыз тормыш юк. Бүгенге көндә ул электр энергиясе кебек үк мөһим стратегик ресурс. Ансыз икътисади, социаль үсеш юк. Шуңа күрә...
-
Подваллардагы хуҗалык корылмалары куркыныч тудыра
Азнакай прокуратурасы тарафыннан торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итү компанияләре карамагындагы күп фатирлы торак йортларны файдаланганда янгын куркынычсызлыгы турында законның сакланышы тикшерелде. Моңа күптән түгел бер йорт подвалында чыккан янгын сәбәпче булды. Янгын вакытында МЧС көче белән фатир хуҗаларын ашыгыч рәвештә эвакуацияләргә туры килә. "Восход", "28 нче квартал" ТСЖ, "Актүбә...
-
Кадастр палатасыз гына исәпкә алу
Бернинди чират та юк, тәпиләп тә мәшәкатьләнмисең - кадастр инженерына нибары бер мөрәҗәгать итү җитә һәм мөлкәтне кадастр исәбенә алу буенча эш шунда ук башланып та китә. Шәйләгәнсездер, сүз кадастр инженеры һәм кадастр палатасы арасында урнаштырылган интернет аша электрон элемтә хакында бара. Бүген теләсә кайсы кадастр инженеры кадастр исәбе органыннан...
-
Каникуллар башлана, игътибарлы булыйк!
Юлларда балалар катнашында фаҗигаләр турында район газетасында язмалар гел бирелеп килә. Күптән түгел шундый ике һаләкәт әле дә күңелләрне тетрәндереп тора. Тиздән мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Бу чорда ата-аналардан да, юлдагы автомобиль хуҗаларыннан да аеруча игътибарлы булу сорала. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кат-кат аңлату кирәк. Ә бит кышкы чорда...
-
Җылыта: сөңгеләрдән арыныр чак
Көннәр җылытып, кар эри башлагач, йортлар, биналар түбәләрендә зур-зур сөңгеләр пәйда була башлады. Районның тышкы төзеклеге кагыйдәләре нигезендә биналар хуҗалары, шулай ук йортлар өчен җаваплы ТСЖлар аларны кардан вакытында чистартып торырга, кәрнизләрдәге, түбәләрдәге бозлардан арындырырга тиешләр. Административ комиссия янә кисәтә: төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен закончалык нигезендә физик затларга 2 меңнән...
-
Иң яхшы товарларга республика конкурсы игълан ителде
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ел саен "Россиянең иң яхшы 100 товары" Программасы кысаларында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика конкурсы уздырыла. 2011 елда әлеге бәйгедә 416 предприятие катнашты, анда 212 төрдәге продукция һәм хезмәт тәкъдим ителде. Шуларның 161 е - лауреат, 176 сы - 1 нче дәрәҗә, ә 44...
-
Кагыйдәләр сакланырга тиеш
Узган жомгада «Азнакай районында алкоголь продукциясе базары торышы турында» киңәшмә узды. Анда алкоголь продукциясе сатучы предприятиеләр, эшмәкәрләр катнашты. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева инспекциядә башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул Азнакай районында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләре үтәлешендә кимчелекләр аз булуын билгеләп узды, шулай да законнар сакланышына...
-
Бөгелмәдән Мәскәүгә – самолетта
"АК БАРС АЭРО" ААҖ хәбәр итүенчә, 25 марттан Бөгелмә-Мәскәү (Домодедово)-Бөгелмә маршруты буенча барлык уңайлыклары булган тиз йөрешле самолетларда даими рейслар ачыла. Самолетлар Бөгелмә аэропортыннан 6.50 һәм 17.00 сәгатьтә; Домодедовадан 9.35 һәм 20.40 сәгатьләрдә очачак. Шулай ук 25 марттан Бөгелмә-Нижневартовск-Бөгелмә маршруты буенча һава юлында үзгәрешләр көтелә. Җирле вакыт буенча Бөгелмәдән самолет...
-
Әдәби кичә
22 мартта 11.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә (Солтангалиев ур., 24) Арнис Абдуллинның "Бәхет алмасы" китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелә. Рәхим итегез!
-
Яз бәйрәме – Нәүрүзгә килегез!
24 март көнне район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Язның борынгыдан килгән матур бәйрәме - Нәүрүз үткәрелә. Программада: театральләштерелгән тамаша, уеннар, җыр-бию, төрле күңел ачулар. Бәйрәм ярминкәсе оештырыла, «карга боткасы»н да авыз итә аласыз. Башлана 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Көн туса яңа хәбәр
Авыллардагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, савым сыерларның баш санын, алардан сөт савып алуны арттыру һәм сатуда кызыксындыру чарасы буларак, биш һәм аннан да күбрәк сыер асраган хуҗалыкларга түләүсез файдалану өчен саву аппаратлары бирелә. Бу максатны тормышка ашыруга җирле бюджеттан 600 мең сум акча бүленде. Аңа алынган...
-
Генпрокуратура Татарстан полициясе эшен тикшерә
РФ Генераль прокуратурасы комиссиясе 2012 елның 20 мартыннан 30 мартына кадәр ТР эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституция хокукларын саклауга күзәтчелек итү буенча прокуратурада эшне оештыруга тикшерү үткәрә. Шуңа бәйле рәвештә, бу көннәрдә Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары С.П.Зайцев һәм РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре Татарстанда эчке...