Чалпы авылында легендар мөгаллим – Зәкәрия Каюмовның тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узды
Каюмов Зәкәрия Габдулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, мәгариф отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы. Авылдашлары, күп санлы укучылары аны киләчәк буынны укытуда, тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән легендар шәхес итеп таный.