20 октябрь 2011 яңалыклары
-
Дәрес сизелмәде дә...
Азнакай 7нче урта мәктәбенә кунакның бик кадерлесе килде. Кем дисезме? Язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданины - Фоат Садриев. Дәресләрне Бөек Тукаебызның 125 еллык юбилеена туры китереп, Тукай премиясе лауреатларына багышлап үткәрергә уйлагач та, язучылар арасыннан 2010 ел лауреаты Фоат...
-
Һөнәре буенча иң яхшы
Яшьләр үзәге, районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бюджет оешмалары белән берлектә, 2011 елның "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесен үткәрә. Анда 35 яшькә кадәрге эшчеләр, белгечләр, шулай ук һөнәр лицее укучылары катнаша ала. Бәйге номинацияләре: Социаль өлкәдә: иң яхшы тәрбияче, укытучы, социаль хезмәткәр, медицина хезмәткәре. Сәнәгать өлкәсендә: иң яхшы электр...
-
Хоккей ярышына килегез!
30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Азнакай Боз сараенда 2000 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә хоккей ярышлары уза. Анда Казанның "Волна", Нефтекамскиның "Торос", Лениногорскиның "Нефтяник", Яңа Чебаксарның "Сокол", Актанышның "Лачын", Глазовның "Прогресс", Азнакайның "Соколы Азнакаево" командалары көч сынашачак. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Азнакай саннарда
- Эшсезлек дәрәҗәсе ел башындагы 3,07дән 1 октябрьгә 2,14 процентка калган. - Вакансияләр саны 2,5 тапкырга арткан. - Табиб, медсестра (авылларда), фармацевт, укытучы; Д, Е категорияле шофер; тракторчы, автомобиль юуучы, тегүче, сатучы, пешекче, официант һөнәрләренә сорау зур. - Баласына 3 яшь тулганчы декрет ялында булган 74 хатын-кыз әзерлек, кабаттан әзерлек,...
-
Оясында ни күрсә...
Сишәмбе көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Азнакай 2нче һәм 8 нче гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелышныћ төп темасы балигъ булмаган балалар арасында хокук тәртибе бозуларны кисәтү һәм бу юнәлештә профилактика чараларына багышланганлыктан, анда шәһәр суды, прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге белгечләре дә катнашты. Район башкарма комитеты каршындагы балигъ...
-
Шәһәр күрке агач белән
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева чыршы үсентесе утырта Азнакайның урам-мәйданнарының чисталыгына, шау чәчәктә, яшеллектә утыруына үзебез генә түгел, читтән кайтучы, килүчеләр дә соклана. Аның гүзәллеге үзебезгә, шушында яшәүчеләргә бәйле. Һәр яз, көздә шәһәрдә агач утырту көннәре уздырыла. Район башлыгы Рәфис Галиев башлангычы...
-
Матур булсын дип, торган җир
Инсаф Солтанов торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 23 елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә әлеге тармак нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, ул сайлаган кыйбласына тугры калды. Башкортстанның Бакалы районы Сасы Күл авылы егете үзенең хезмәт юлын Азнакай бораулау эшләре идарәсендә башлап җибәрә. Аннан 89 нчы һөнәри лицейда укыта, 1985-87 елларда - КПСС...
-
Яшәү максаты – Ватанга тугры хезмәт
Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Ильяс улы Кәримов үзенең 85 еллык юбилеен каршылый. Идрис Ильяс улы районыбызның Мөслим авылында туып үсә. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда эшли башлый.1943 елда егет сугышның иң кызу утына эләгә. Аларны, 17 яшьлек яшүсмерләрне, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул чакта Манчжурия чигендә...
-
Җаны белән җиргә береккән
Искәргәнегез бардыр: районыбызда гына да һәр авылның гасырлар буена килгән үзенә генә хас йоласы, гореф-гадәте, холык-фигыле, кыскасы - үз менталитеты бар. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле, үтә дә килешле, ябышып торган атамалары халык телендә бүген дә искерми... Әсәй авылы тарихта үз кешеләренең зәвыгы, белемгә омтылучанлыгы белән аерылып тора. Шуңадыр да биредән чыкканнар...