19 август 2014 яңалыклары
-
Камышлыда авыл төзелүгә 85 ел тулу уңаеннан бәйрәм уздырыла
22 августта Камышлыда авыл төзелүгә 85 ел тулу уңаеннан кичке якта авыл бәйрәме уздырыла. Бәйрәм 17.00 сәгатьтә капиталь ремонттан соң клуб ачу тантанасы белән башланачак. Спорт уеннары, ярышлар оештырыла. Авыл бәйрәменә бик күп дәрәҗәле кунаклар, татар эстрадасы йолдызлары да чакырулы. Фото
-
Азнакайның Урманай авылында “Коелы бай” чишмәсе төзекләндерелде
Районыбызда чишмәләрне төзекләндерү кебек күркәм традиция дәвам итә. Узган атнада Урманай авылында "Коелы бай" чишмәсен ачу тантанасы булды. Әлеге чарага ерак аралардан якташлары да кайткан иде. Бәйрәм көне буе дәвам итте. Бу хакта тулырак язманы газетаның алдагы саннарыннан укырсыз. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
-
Азнакай районы кышкы ягулык сезонына 97 процентка әзер
Җәйдән үк ныклап хәзерләнсәң, кышын җылы булыр. Азнакай районының җаваплы предприятиеләре моны яхшы аңлап, ягулык сезонына ныклап хәзерләнәләр. Бүгенге көндә Актүбә бистәсендәге берничә йорттан кала, район торак фонды кышкы ягулык сезонына тулысынча (97 процент) әзер диярлек.
-
Азнакай районы Чалпы авыл җирлегенең яңа башлыгы билгеләнде
Чалпы авыл җирлеге башлыгы итеп Сабирова Зөлфия Нәфис кызы билгеләнде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. 2000 елдан бүгенгә кадәр Ирекле авыл клубын җитәкләгән.
-
Азнакайның “Маяк” газетасына вакытыннан алда язылу кампаниясе тәмамланып килә
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2015 елның беренче яртыеллыгына 2014 елның икенче яртыеллыгы бәяләре белән "Маяк" район газетасына вакытыннан алда язылу кампаниясе тәмамланып килә. Киләсе ярты елда да район хәлләреннән хәбәрдар булыйм дисәгез, газетага язылырга онытмагыз! Бердәм булыйк, бергә булыйк!
-
Азнакайдан яшь баянчы Әмин Шакиров Мәскәү тамашачысын яуларга бара
Әмин Шакиров беренче карашка гадәти малай кебек: дуслары белән шаярырга, спорт белән шөгыльләнергә ярата, тырышып укый. Әмма аңа зур сәләт бирелгән - ул баянда, хромка һәм тальян гармуннарда оста уйный. Халык уен коралларына мәхәббәт бабасыннан һәм әбисеннән күчкән. Елдан-ел Әминнең осталыгы арта гына. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Илгизә Шакирҗанова кулы...
-
Азнакайның Әгерҗе авылында “Хәтер” паркы ихаталаначак
Шушы көннәрдә Әгерҗе авылында халык җыены үтте. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та катнашты. Әйтергә кирәк, очрашу бик эшлекле шартларда, авылдашларның актив катнашында барды. Район үзәгеннән килгән оешма-учреждениеләр вәкилләре, җирле җитәкчелек күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Ә авыл халкын барсы да борчый, уйландыра: Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә...