19 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда ползункилар бәйгесе утте
Менә берничә ел инде яшьләр идарәсе районның иң нәниләрен җыеп, ползункилар бәйгесе үткәреп килә. Ул быел да бик күңелле, гаиләләрнең актив катнашында үтте. Алты айлыктан алып, бер яшькә кадәрге нәниләр - 20 малай һәм кыз шуышуда көч сынашса, алардан чак кына зурырак 17ләп бер яшьлек һәм яшь ярымлыклар инде тәпиләп...
-
25 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак
Быел районда 289 егет-кыз унберенче сыйныфны тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басачак. 27 майда аларны беренче зур сынау - география һәм әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Шулай ук тугызынчыны тәмамлаучы 651 укучы өчен дә кызу урак өсте башланды.
-
Азнакайдан Газинур Равилов баянчылар һәм аккордеонистларның “Яшәсен, баян” дип исемләнгән XIV Бөтенроссия конкурсында катнашып, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әпсәләмованың баян классында укучы Газинур Равилов Самара шәһәрендә узган баянчылар һәм аккордеонистларның "Яшәсен, баян" дип исемләнгән XIV Бөтенроссия конкурсында катнашып, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шунсын да әйтергә кирәк, бу бәйгенең жюри әгъзалары Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов, Самара кебек зур шәһәрләрнең...
-
Татарстанда БДИ бетерелә?!
Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru. Мондый тәкъдим белән "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашучысы, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Волынец чыккан. Аның фикеренчә, әгәр БДИ бирүне туктатмасак безнең мәгариф системасы...