18 декабрь 2016 яңалыклары
-
“Маяк” газетасы редакциясенә рәхмәт хаты килде
Мин Камышлы авылында яшәп ятучы Гаяз Килмәкәев. Районыбызның "Маяк" газетасында үзебез турында чыккан "Көчле рухлылар теләгенә ирешә" мәкаләсен укып, бик сөендек. Газета коллективына бик зур рәхмәт. Чыннан да яшәү бик катлаулы. Әгәр яхшы күңелле күршеләрем, авылдашларым, якыннарым булмаса, үзебезнең тырышлык һәм үҗәтлек кенә дә җитмәс иде. Һәрберсенең җылы сүзе яшәргә...
-
Азнакайлылар кар көри
Бүген - якшәмбе. Мичләрдә бәлешләр пешә, мунчалар мичләреннән төтен агыла. Йорт хуҗалары кар көри. Шөкер, быел кар тансыклатмый, явып та тора, эреп тә бетә. Синоптиклар декабрьнең иң күп карлы һәм салкын ай булачагын әйтте дә бит. Бирсен, Ходай. Борын-борыннан бабаларыбыз кар ява - икмәк ява, дигәннәр.
-
Азнакай укучылары дәүләт имтиханнарын биреп карады
Дәүләт имтиханнарына әле ерак булса да, аңа әзерлек бер генә көнгә дә тынып тормый. 15-16 декабрьдә шәһәребезнең 2 һәм 7 нче мәктәпләрендә районның барлык 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары рус теле белән математикадан республика күләмендә сынау тотып карады. Аның нәтиҗәләре билгегә йогынты ясамый, ә укучыларның белем дәрәҗәсен һәм алга...
-
Азнакайда ата-аналар форумы узды
Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү буенча әти-әниләр өчен «Гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәп: киләчәккә бер адым» дигән II муниципаль форум узды. Анда мәгариф идарәсе белгечләре, балалар бакчасы мөдирләре, балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналар катнашты. Форумда балаларны мәктәпкә әзерләү мәсьәләләре, беренче сыйныф укучыларының көнүзәк проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде. Бу...