Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
ОБЩЕСТВО

Азнакайлылар "Халык контроле"нә юлларның начар булуы хакында зарлана

Азнакай районнан "Халык контроле"ндә 519 хәбәр теркәлгән, шуларның 82 % хәл ителгән инде. "Җәяү дә, машинада да үтеп булмый, юл чокырлы. Тауга менә торган өлешен 2 ел элек төзекләндергәннәр иде, 30-40 метр юл шул килеш тора", - дип яза "Халык контроле"нә Азнакай шәһәре Заречная урамында яшәүчеләр. Мәгълүм булганча, республикада "Халык...

Азнакай районнан "Халык контроле"ндә 519 хәбәр теркәлгән, шуларның 82 % хәл ителгән инде.

"Җәяү дә, машинада да үтеп булмый, юл чокырлы. Тауга менә торган өлешен 2 ел элек төзекләндергәннәр иде, 30-40 метр юл шул килеш тора", - дип яза "Халык контроле"нә Азнакай шәһәре Заречная урамында яшәүчеләр.

Мәгълүм булганча, республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын, дәгъваларын төрле ведомстволарга җиткерә ала. Безнең районнан биредә 519 хәбәр теркәлгән.

Шуларның 425е хәл ителгән, 63е планлаштырылган, өчесе хәл ителү стадиясендә, 28е кире кагылган. Азнакай халкын борчыган төп мәсьәләләр булып юл, тротуарлар төзеклеге, законсыз чүплекләр тора.

Бүген "Халык контроле"ндә "Авыл хуҗалыгы", "Экстремизм, дини һәм милли нигездә килеп туган низаглар", "Коррупциягә каршы көрәш", "Спиртлы эчемлекләрне законсыз сату яки җитештерү" дигән яңа категорияләр дә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев