18 март 2016 яңалыклары
-
Азнакайда Әсләм Шакиров истәлегенә багышланган көрәш буенча республика ачык турниры үткәрелде
Бүген Азнакайда көрәшче, Россия спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча 14 нче республика ачык турниры узды. Ярышларда Татарстанның Әлмәт, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Лениногорск, Балтач һ.б. район-шәһәрләреннән һәм Башкортстан Руспубликасының Уфа шәһәреннән барлыгы йөзгә якын спортчы көч сынашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел турнирда кече яшьтәгеләр дә бил алышты....
-
Азнакайда «Аҗаган»да “Патриот”лар җиңде
«Чатыр-Тау Арена» комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының муниципаль туры узды. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты. Алар автомат җыеп-сүтү, йөгерү, визитка, стройга әзерлек, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярыштылар. Уеннарны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларга көчле рухлы, физик яктан нык Ватан сакчылары булып үсүләрен теләде. Азнакай районы...
-
Үзебезнекен сатып ал! Ярминкә иткә дә, сөткә дә бай булды
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 18 мартта, Нәүрүз бәйрәмен үткәргән көнне дә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бик бай сәүдә гөрләде. - Язгы кыр эшләре алдыннан шәһәр халкын шулай куандырырга булдык. Бүген җиде хуҗалык - ит, бер хуҗалык - бәрәңге, бер хуҗалык ярма белән килде. Аеруча "Тукай", "Таллы...
-
Милли йолаларыбыз. Нәүрүз килде, яз килде!
Март аен юкка гына шарт ае дип йөртмәгәннәр. Кояш нурлары кар көртләреннән челтәр үреп, урамнарда гөрләвекләр агуга карамастан, кыш хакимлегеннән баш тартырга җыенмый, юк-юкта буранлап, үзенең кырыс холкын күрсәтеп ала. 18 мартта шәһәребездә Нәүрүз бәйрәмен үткәргәндә дә ябалак-ябалак кар яуды. Әмма аңа карап бәйрәмнең һич яме китмәде. - Бүген, күрәсез,...
-
Суд нарасыен коймага элеп калдырган ананы амнистияләде
23 яшьлек Рихсинисо Эргашева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән. Ул Казанда яңа туган нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән өчен хөкем ителгән иде. Узган елның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау...
-
Азнакай район җитәкчелеге сәламәтлек саклау өлкәсен аерым контрольдә тота
Күрәсең, халыктан кергән зар-моң, шикаятьләр дә моңа сәбәпче булгандыр. Әле шушы көннәрдә генә үзәк сырхауханәнең "Здравкласс" кабинетында учреждение җитәкчелеге һәм бүлек мөдирләре белән чираттагы киңәшмә узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнаштылар. Киңәшмәдә сүз узган ике айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, көн кадагында...
-
Азнакайда сыерчык бураннары
Шәһәребезгә сыерчык бураннары килеп җитте, ябалак ябалак кар ява. Хәзерге вакытта җилнең тизлеге 11 метр секунд, күз күрүчәнлеге 200 метр чамасы. Юлларда бозлавык, сак булыгыз автомобиль йөртүчеләр.
-
Азнакайда үзешчән сәнгать смотр-конкурслары башланды
Районыбызда предприятеләр, оешмалар арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурслары башланды. Быел ул Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, Россиядә кино елына һәм районыбыз оешуга 85 ел тулуга багышлана. 16 мартта Мәдәният йортында район һәм шәһәр ветераннар оешмасы, электр челтәрләре, торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары чыгыш ясадылар һәм бай программалары белән тамашачыны куандырлар. Смотр график...
-
Якын туганнары, балалары, Бәзгетдинов Фәрид Габтрәүф улы һәм Бәзгетдинова Сания Минзи кызының алтын туйлары белән котлыйлар
Актүбә бистәсендә яшәүче Бәзгетдинов Фәрид Габтрәүф улы һәм Бәзгетдинова Сания Минзи кызының 18 март көнне алтын туйлары. Әти-әниебезне ихлас күңелебездән зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, үстергән балаларының игелеген күреп яшәүләрен, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез тигез, куанычлы гомер кичерүләрен телибез. Әти,әни! Җирдә кояш нуры балкыгандай Сез балкыйсыз безнең...
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән очраштылар
Азнакай балалар сәнгать мәктәбененң концертлар залында шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән очрашу үтте. Кичәдә авторның үзе һәм укытучылар башаруында шигырьләре, әтисе сүзләренә Резеда Гыйләҗева язган көйләр яңгырады. Шулай ук шагыйрь педагогларның кызыксындырган сорауларына да тапкыр җавапларын бирде.