17 август 2016 яңалыклары
-
Пенсияләрне индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү алмаштырырга мөмкин
Сүз пенсионерлар турында гына түгел, халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына ярдәм хакында да бара. Сайлаулар алдыннан кирәкле индексация зур чыгымнар таләп иткәнлектән, пенсионерларга бер тапкыр акча түләнергә мөмкин. Алар пенсия фонды аша трансферт белән башкарылмыйча, бюджеттан туры бирелгәнгә, бюджет өчен азрак чыгымлы булачак. http://intertat.ru
-
Азнакай 1 нче урта мәктәбе республика бәйгесендә икенче урынны яулады
Инде хәбәр итүебезчә, мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча республика смотр-конкурсының зона турында беренче урынны яулап, "Иң яхшы шәһәр мәгариф учреждениесе" номинациясендә Азнакай 1 нче урта мәктәбе финалга чыккан иде. Һәм менә шатлыклы хәбәр - республика күләмендә ул икенче урынны алган.
-
Азнакайда укучыларга портфельләр тапшыру бара
Әле кичә генә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында районыбызда беренче сыйныфка баручы 180 бала портфельле булган иде. Бүген "Игелеклелек" паркында 2-11 сыйныфта укучы мөмкинлекләре чикләнгән 104 балага да шундый бәхет елмайды. Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм тырышып укуларын теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр...
-
Күренекле рәссамнар Азнакай турында картиналар иҗат иттеләр
Ун көн дәвамында Азнакайда Татарстанның, күрше-тирә республикаларның күренекле рәссамнары эшләде. Алар туган ягыбызның гүзәл табигатен, тырыш халкын чагылдырган картиналар иҗат иттеләр. Һәм менә эшләренә йомгак ясап, Акчарлак» ресторанында аларның күргәзмәсе оештырылды. - Рәссамнар белән мондый форум бездә беренче тапкыр үткәрелә. Азнакайның картиналар аша да тарихка кереп калуы безнең өчен горурлык...
-
"Маяк" газетасы журналисты Актүбә психоневрология диспансерына барып кайтты
... Сырхауханә ишегалдында тигәнәк, кычыткан, кыргый киндер куакларына батып кечкенә генә бер флигель утыра. Түбәсе калшаеп, күгәреп беткән, төтен торбасы ауган, баскыч сайгаклары черек, купшакланган диварларның кайчандыр акшарланган булуы чамалана. Бинаның арткы өлеше коймалап бүленгән, аның өскә чыгарып кагылган кадаклары артыннан ялан күренеп тора. Әгәр кычыткан чагудан курыкмасагыз, әйдәгез, тар...
-
22 августта Венера Ганиева кабат кияүгә чыга [+фото]
Ничәмә-ничә буын өйләнешүчеләрнең бәйрәм гимнына әверелгән «Туй күлмәге» җырын башкаручы яраткан җырчыбыз Венера Ганиева гаиләсендә тантаналы вакыйга якынлаша. Камил әфәнде белән кавышуларына быел утыз ел тула. Татарстанның һәм Русиянең халык аристы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты (КазГИК) профессоры Венера Ганиева: «22 августта Камил белән законлы...
-
Кичә Азнакайда беренче сыйныфка баручы 180 балага портфельләр тапшырылды
Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бүген районыбызда беренче сыйныфка баручы 180 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. - Әлеге матур традиция унынчы елын дәвам итә....
-
Бүген Актүбәдә фонтан ачыла
Актүбә бистәсе дә Азнакай шәһәреннән калышмый, көннән-көн үсә, матурлана, халык өчен уңайлыклар арта. Быел ул үзенең 60 еллыгын да билгеләп уза. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан бистәдә республика, нефтьчеләр, район ярдәме белән зур эшләр башкарылды. 17 августта19.00 сәгатьтә реконструкциядән соң тантаналы төстә Җиңү мәйданы һәм фонтан ачылачак. Актүбәлеләрне театральләштерелгән тамаша, татар...