Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Күренекле рәссамнар Азнакай турында картиналар иҗат иттеләр

Ун көн дәвамында Азнакайда Татарстанның, күрше-тирә республикаларның күренекле рәссамнары эшләде. Алар туган ягыбызның гүзәл табигатен, тырыш халкын чагылдырган картиналар иҗат иттеләр. Һәм менә эшләренә йомгак ясап, Акчарлак» ресторанында аларның күргәзмәсе оештырылды. - Рәссамнар белән мондый форум бездә беренче тапкыр үткәрелә. Азнакайның картиналар аша да тарихка кереп калуы безнең өчен горурлык...

Ун көн дәвамында Азнакайда Татарстанның, күрше-тирә республикаларның күренекле рәссамнары эшләде. Алар туган ягыбызның гүзәл табигатен, тырыш халкын чагылдырган картиналар иҗат иттеләр. Һәм менә эшләренә йомгак ясап, Акчарлак» ресторанында аларның күргәзмәсе оештырылды.

- Рәссамнар белән мондый форум бездә беренче тапкыр үткәрелә. Азнакайның картиналар аша да тарихка кереп калуы безнең өчен горурлык һәм мәртәбә, - дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин рәссамнарга иҗади уңышлар теләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Азнакайда узган рәссамнарның өченче Бөтенроссия пленар-семпозиумы "Чатыр-тау палитрасы" дип атала. Картиналар туган төбәгебезнең бар матурлыгын, кешеләренең күңел байлыгын ачып салган.

- Мондагы табигатькә шаккатып, гашыйк булып, канатланып иҗат иттек. Азнакай таулар иле, чишмәләр иле икән. Җылы кабул итүе өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллинга зур рәхмәт. Без хакимияттәгеләрнең бер команда булып эшләүләрен күрдек. Утызга якын картина иҗат иттек. Аларны Азнакайга бүләк итәбез. Моннан кала бик күп этюдлар эшләнде. Казанда оештырылачак галереяда да бу картиналар куелачак, димәк әле Азнакайның матурлыгын бөтен республика күреп сокланачак, - диде Татарстан Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлеге җитәкчесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев.

Күргәзмәне азнакайлылар бик яратып тамаша кылды.

-Искиткеч тәэсирләр. Шундый югарылыктагы рәссамнар килгән һәм аларның эшләрен үз күзләрең белән күрү - бәхет, - ди Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы, җирле рәссам Рәмзия Ханнанова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күренекле рәссамнар Азнакай турында картиналар иҗат иттеләр