15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда 20 декабрь көнне депутат кабул итә
20 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Шәрифуллин Әбүзәр Авзал улын күркәм юбилее – 80 яше белән ихластан котлыйбыз
Сәпәй авылында яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган Шәрифуллин Әбүзәр Авзал улын күркәм юбилее - 80 яше белән ихластан котлыйбыз Гомер юлың меңнәргә үрнәк булырлык. Кулың белмәгән эш юк, нәрсәгә тотынсаң да алтын итеп коясың, бакчаңда нинди генә җимеш агачы үсми, без синең белән ихластан горурланабыз. Ходай сиңа сәламәтлек,...
-
Азнакайдан Данис Мусин иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе дип танылды
14-15 декабрьдә «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе» республика конкурсының йомгаклау туры узды. Анда муниципаль берәмлекләрдән 48 кеше катнашты. Аларның 24 е финалга чыкты. Бүген «Казан» мили-мәдәни үзәгендә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Азнакай яшьләр эше буенча идарәнең баш белгече, «Азфлай» парапланеристлар клубы җитәкчесе Данис Мусин да бар....
-
Азнакай сабыйлары бакчада ук йөзәргә өйрәнәләр. Фоторепортаж
Шәһәребезнең «Тамчыкай» балалар бакчасында сәламәтлекне ныгытуга зур игътибар бирәләр. Әле берничә ел элек кенә сафка баскан заманча бинада мөмкинлекләр дә башкаларга караганда күбрәк. Балалар аеруча бассейны яраталар. Йөзү буенча инструктор Нели Басыйрова алар өчен төрле кызыклы уеннар, эстафеталар уйлап табып тора. Резеда Шәрипова
-
Бурычлы азнакайлылар чит илдә ял итә алмаячак
Тиздән, бик тиздән Яңа ел "каникуллары" килеп җитә. Кемдер аны үз гаиләсе - якыннары янында уздыра, икенчеләре туганнарына кунакка бара, ә өченчеләре чит илләрдә ял итәргә дә планлаштыра. Әмма бурычларың булса, чит илләргә чыгу турында онытып торырга туры киләчәк. Агымдагы елда суд приставлары тарафыннан 50 меңләп бурычлыга карата чит илгә...
-
Азнакай укучылары JuniorSkills чемпионатына әзерләнә
Азнакай укучылары JuniorSkills чемпионатына әзерләнә Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Данил Гәрәйшин һәм Радмир Быков педагог Алсу Кучумова җиткәчелегендә JuniorSkills төбәк чемпионаты кысаларында челтәрле ярышларда катнаштылар һәм «Системалы администрацияләү» номинациясе буенча 2 нче урынны яуладылар. Февраль аенда алар төбәк чемпионатында көч сынашачак. Резеда Шәрипова
-
Азнакайның «Йолдызчык» бакчасына Әтәч килгән. Фоторепортаж
Шәһәребездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара . Бу эштән 6 нчы «Йолдызчык» балалар бакчасы коллективы да калышмаган. Алар үз участокларында кардан киләсе елның символы - Әтәчне, Кыш бабайны һәм башка әкият геройлары сыннарын ясап куйганнар. Резеда Шәрипова
-
Азнакайлылар Мәүлидне бәйрәм итте
Мөселман дөньясы өчен иң изге айларның берсе - Мөхәммәд пәйгамбәребез туган ай ул декабрь. Районыбызның мәчетләре булган барлык авылларында да бу көннәрдә бу олуг бәйрәмне бик матур итеп үткәрәләр. Әйтик, Мәнәвездә, Чалпыда, Чалтаймас авылларында аларны хәзрәтләр, иман йортына намаз укырга йөрүчеләр, гомумән, авыл халкының актив катнашында, вәгазьләр укып, мөнәҗәтләр әйтеп,...
-
Азнакай укучылары коррупциягә каршы юнәлдерелгән республика иҗади эшләр бәйгесендә җиңү яуладылар
Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлдерелгән республика иҗади эшләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Азнакай укучылары да бар иде. «Видеоролик» номинациясендә 1-4 сыйныфлар арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 1 сыйныфыннан Яромир Мирзахмәтов; «Рәсем» номинациясендә 5-9 сыйныфлар арасында Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфыннан Илдан Сәгытдинов; «Илемнең киләчәге -...
-
Азнакайның «Айсылу» бакчасы балалары китапчыклар ясаган
Шәһәребезнең 3 нче «Айсылу» балалар бакчасында «Туган телдә нәни китапчык» бәйгесе узды. Балалар әти-әниләре белән бергәләп бакча китапхнәсе өчен нәни китапчыклар ясадылар. Бу аларда әдәбиятка һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнаучы чара булды. Резеда Шәрипова