15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кризис кичерүче гаиләләргә бушлай ярдәм күрсәтелә
13нче сентябрьдән Татарстанда ГХАТ ышаныч телефоны эшли башлады. Үзара мөнәсәбәтләрендә "кризис" кичергән гаиләләр гә 8(843) 293-24-68 телефон номеры буенча психологик ярдәм алырга мөмкин. Консультацияләрне профессиональ психологлар бирә һәм әлеге хезмәт бушлай.
-
Азнакайның техник бүлеге педагоголары квалификацияләрен күтәрделәр
Азнакай балалар иҗат үзәгенең техник бүлеге өстәмә белем бирү педагоглары Казанда «Мобиль роботехника» компетенциясе буенча квалификация күтәрү курсларын үтеп кайттылар. Алар техник иҗат өлкәсендә яңалыклар, «Junior Skills» дөнья чемпионатына әзерлек методикасы белән таныштылар, иҗади проектларын якладылар.
-
Азнакайлылар савым сыерлары һәм кәҗәләре өчен субсидия алачак
Авылларда терлек баш санын саклап калу максатында, быел да дәүләт ярдәме каралган.Татарстан Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсе нигезендә, бер баш савым сыеры өчен 3 мең сум субсидия биреләчәк. Соңгы елларда халык арасында кәҗә асраучылар аеруча да артып китте. Алар өчен дә сөенечле хәбәр - бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән...
-
Их, егетләр, яки эчке кием сату ирләр эшеме?
Хатын-кыз киеме сата торган бүлекләрдә егетләр эшләве гадәти хәлгә кереп бара. Берәр чит илдән кергән тәҗрибәдер инде. Яшь кызлар өчен бу хәл бәлки күңелледер, картаяммы - миңа бу бер дә ошамый. Җитмәсә, эчке кием сата торган кибетләрдә дә шул ук егетләр. Беркөнне башымны читкә борып кына: «И Аллам, сиңа башка...
-
Азнакай укытучыларның кәгазь эше кими
РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларны кәгазь мәшәкатьләреннән коткарырга ышандырды, алар өч кенә документ тутырырга тиеш булачак. Киләчәктә мөгаллимнәр сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Электрон сыйныф журналлары соңгы елларда мәктәпләрдә гадәти "кәгазь"ләре белән беррәттән кертелгән иде, хәзерге вакытта еш кына...
-
Азнакайда көзге ярминкәләр дәвам итә. 17 сентябрьдә –“Шифа” мәйданында” һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә – базар каршында ярминкә узачак
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Көзге ярминкәнең чираттагысы шимбә - 17 сентябрьдә - Азнакайда "Шифа" мәйданында", Актүбә эшчеләр бистәсендә - базар каршында 8 сәгать 30 минутта башлана. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм...
-
Азнакайда гөмбә сезоны башланды
Гөмбә җыйган чакта сак булу сорала, ни дисәң дә алар арасында агулылар да күп, шуңа да бик белеп кенә җыярга кирәк. Әле аның ашарга яраклылары арасында да ныгытып эшкәртү таләп ителгәннәре бар, дөрес әзерләмәсәң, агулануың да ихтимал. Агулану билгеләре гөмбә ашаганнан соң 30-40 минут үтүгә сизелә башлый: селәгәй ага, күз...
-
Фаразлар буенча Азнакайда грипп ноябрьдә котырачак
Роспотребнадзор ОРВИ һәм гриппның иң котырган вакыты ноябрьгә туры килер, дип фаразлый. Шуңа да сентябрь прививка ясау өчен иң кулай вакыт булып санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 7-15 көннән, ә иммунитеты түбән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башлана. Азнакайда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе тулы куәтенә бара.
-
Азнакайда парклар һәм скверлар фестивале уздырыла
Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да гүзәллеккә күмәргә, гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бүген инде Азнакайда кайда ял итим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр. Ишкәев исемендәге ял паркы, Тарсус, Яшьләр, Җиңү парклары күптән халыкның яраткан ял урынына әйләнде. Районның...
-
Азнакай өлкәннәре колагына
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрвакытта да бәлагә тарыганнарга ярдәмгә килә. Әмма хокук бозуларга каршы көрәштә иң яхшысы - Сезнең хокукый яктан белемле һәм уяу булуыгыз. Елдан ел мошенниклар акча юнәтүнең төрле юлларын эзләп табып кына торалар. Шуңа да түбәндәге күрсәтмәләрне исегездә тотыгыз: - Әгәр көтелмәгән отыш турында SMS хәбәр алсагыз,...
-
Азнакайның яшь сайлаучылары эшлекле уенда катнашты
Яшь буынга хокукый белем өстенә аны тормышта куллану практикасы да кирәк. Мәгариф идарәсенең мәгълумати-методик бүлегендә һөнәр көллияте студентлары белән уздырылган эшлекле уен нәкъ менә дәүләтнең сайлау системасы турында белемне арттыруга, үз сайлау хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибенә багышланган иде. Азнакай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Әхмәдишина һәм аның урынбасары Гөлназ...