14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе белән әңгәмә
Агымдагы елда Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә 2219 кеше яшәү урыны буенча теркәлгән һәм 2089 кеше исәптән төшкән. Яшәү урыны буенча теркәү һәм исәптән төшерүнең (халык телендәгечә пропискага керү һәм төшү) дә үз закончалыклары һәм кагыйдәләре бар. Аларны белеп тору беребезгә дә зыян итмәс, чөнки ул кагыйдәләрне белмәгәндә, кайбер күңелсез...
-
“Маяк” газетасы Әбүнәче көне үткәрде. Фотолар һәм видео
Бүген иртәдән үк редакциябез шаулап-гөрләп торды. Райондашларыбыз үзебезнең районда чыгып килүче "Маяк" газетасына редакциягә килеп язылды. -Әлегә кадәр район газетасына языла алмый йөри идем, Әбүнәче көне үткәрүегез турында укыгач, бик сөендем, - дип килеп керде Мәнәвездән Елена Андреева. Аның кебек әле язылырга өлгерми йөрүчеләр әле бар икән. Без аларны газетага...
-
Кадерле азнакайлылар! Яңа ел алдыннан өр-яңа конкурс игълан итәбез!
Дуслар, сизәсезме, Яңа ел якынлаша! Борыннарны мандарин, ылыс исләре кытыклый, урамнарда ялт-йолт итеп матур, төсле утлар яна... Яңа ел - ел дәвамында көтеп алынган, хыялларны гамәлгә ашыручы иң көтеп алган тылсымлы, могҗзалы һәм серле бәйрәмнәрнең берсе. Шуны истә тотып, без aznakaevo-rt.ru сайтында балалар арасында "Кышкы могҗиза" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы...
-
Азнакайлылар браконьерлык очраклары турында "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин
13.12.2016 Хәзер Татарстанның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына браконьерлар турында да хәбәр итәргә мөмкин. Республика Министрлар Кабинетының гражданнар һәм дәүләт хакимияте башкарма органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында электрон бәйләнешләр турындагы 2012 елгы карарының яңа редакциясе чыгу уңаеннан, "Халык контроле" системасына тагын өч категория өстәлде. Яңа хезмәтләргә килгәндә, "Халык...
-
Ылыслы агачларны законсыз кискән өчен азнакайлыларга штраф күләмнәре турында белгергә зарур
Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ - Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш. 1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны...
-
Гәрәев Сирин Корбангали улын 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Гәрәев Сирин Корбангали улын 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык, бәхет, муллык һәм уңышлар телибез. Гомерне бит еллар билгеләми, Яшәү дәрте булсын күңелдә. Сәламәтлек, шатлык, куанычлар, Юлдаш булсын сезгә гомергә. Азнакай май заводы коллективы
-
Насипов Әзһәм Нуретдин улын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Октябрь Бүләк авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Насипов Әзһәм Нуретдин улын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп итсен үзеңә. Синең тормыш юлың - матур...
-
Галимова Галия Гыйлаҗетдин кызын 70 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз
Азнакайда яшәүче сеңлебез Галимова Галия Гыйлаҗетдин кызының 15 декабрьдә 70 яшьлек гомер бәйрәме. Безнең Галиябез яшь кенә вакытында тормыш иптәшен югалту ачысын да татыды. Көчле рухлы булды. Дингә креп китеп, белем алып безгә ─ барлык туганнарына үрнәк булып, уңган, булган ике кызы белән яши. Без аңа сәламәтлек, озын гомер, балалар,...
-
Азнакай мөхтәсибәте мәчетләрендә Мәүлид кичәләре гөрли
Мәүлид ае керү белән Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре башланып китте. Азнакай мөхтәсибәте мәчетләре дә әлеге бәйрәм чараларыннан читтә калмады. Беренче Мәүлид кичәсе Ак мәчеттә 9 декабрь көнне узды, бу эстафетаны авыл мәчетләре дәвам итте, 12 декабрьдә исә Азнакай нуры мәчетендә хакимият вәкилләре катнашында бик матур бәйрәм кичәсе гөрләде. Кичәне сәламләү...
-
Чалпы авылының "Өмет" үзәгендә иҗади эшләр күргәзмәсе узды
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Социаль хезмәт алучылар төрле технологияләр буенча иҗат иткәннәр. Аларга бу эштә хезмәт буенча инструктор Гөлгенә Низамова ярдәмгә килгән. Күргәзмә һәркемгә иҗади сәләтен һәм мөмкинлеген ачарга булышты. Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч
-
Азнакай халык театры “Идел-йорт” фестиваль-конкурсында өченче урынны алды. Фоторепортаж
Азнакай халык театры XVI төбәкара "Идел-йорт" фестиваль-конкурсында өченче урынны алды. Режиссер Гөлсинә Җамалиева җитәкчелегендәге коллектив анда Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектакле белән катнашты. 2012 елда әлеге фестивальдә азнакайлылар гран-при отып, микроавтобус белән бүләкләнгән иде.