14 май 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы чәчүне тәмамлады
Җомга көнне "Марс" хуҗалыгы беренчеләрдән булып иртә культураларны чәчүне тәмамладылар. Солы (100 га); арпа (550га); язгы бодай (570га); борчак (50га); вика(50 га); терлек азыгы( 200 га); берьеллыклар(380га); бөртеккә кукуруз( 100га), рапс (100га) чәчелгән. Шулай ук 1000 гектарда уҗым культуралары һәм күпьеллыкларны тукландыру; 760 гектарда уҗым культураларын гербицид белән эшкәртү үткәрелгән....
-
Азнакайда “Бәллүр йөрәк” җиңү китерде
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге "Балачак" бию коллективы балалар һәм яшүсмерләр иҗатының "Бәллүр йөрәк", "Балачак - апельсин төсендә" дип исемләнгән Халыкара фестиваль - конкурсында катнашып, мәктәпкә тагын бер җиңү белән кайттылар. Бу юлысы алар инде Азнакай тамашачысы яратып өлгергән "Кошларым" композициясе белән конкурсның беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек...
-
Азнакайда “Без сугышны белмибез, әмма...” дип исемләнгән брейн-ринг узды
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап Яшьләр үзәге төрледән-төрле чаралар үткәрде. Шуларның берсе - "Без сугышны белмибез, әмма..." дип исемләнгән брейн-ринг район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән оештырылды. Уен-бәйге берничә өлештән торып, һәр команда хәрби вакыйгалар белән бәйле сорауларга җаваплар эзләде, сугышта геройлыклар күрсәткән яшүсмерләр, балаларны барладылар, Муса Җәлилнең тормышы һәм...
-
Әбиле өй – ямьле өй
Балаларына, оныкларына ныклы тәрбия бирүче, иманлы бәндәләр булсыннар дип, догалар өйрәтүче, ата-аналары эштә чакта усаллардан, кыерсытучылардан яклаучы, ерак, якын юлларга озатканда хәер-фатихасыз җибәрмәүче кем бар бу дөньяда? Минем тормышымда ул әбием булды. Киң күңелле, кайгыртучан, сабыр, иң якын әбием. Хәзер инде кадерле кешебез арабызда юк. Менә 2 ел моңарчы аркага-арка...