13 декабрь 2015 яңалыклары
-
Яңа ел каникулларын булдырмаска исәплиләр
Россиядә өч кенә көн ял калдырып, бәйрәм көннәрен кыскартырга тәкъдим итәләр. 1 гыйнвар - Яңа ел, 9 май - Җиңү көне, 12 июнь - Россия көне. Ә "кисеп ташланган" 10 көнлек өстәмә ялларны һәркем үзе теләгән вакытта ала алачак. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән инде. Яңа ел чорындагы 10 көн...
-
Азнакайдан нибары 30 чакрымда "террорчы" тоткарланган
Бөгелмә шәһәр суды бинасына бомба куелу турында ялган хәбәр тараткан хатын-кыз кулга алынган. Бактың исә, шул рәвешле ул караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган икән. Бомба турындагы хәбәр хокук сакчыларына 9 декабрь көнне үк килеп ирешкән булган. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Ленин урамын исә гомумән дә ябып куйганнар....