13 октябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген Азнакай педагоглары Сингапур методикасы буенча укыту алымнарын өйрәнделәр
Менә өченче ел районыбыз педагоглары Сингапур методикасы буенча укыту алымнарын өйрәнәләр. Республиканың Өстенлекле мәктәп программасына кергән 4 нче лицеенда бу атнаның дүшәмбе-сишәмбесендә "Educare" Сингапур компаниесе вәкиле Зәкия ханым занятиеләр уздырды. 40 тан артык укытучы 21 нче гасырның уңышлы укучыларын тәрбияләү юнәлешендә камилләшү юлларын үзләштерде. Занятиеләр башка мәктәпләрдә дә үткәреләчәк.
-
Алдарлар ятьмәсенә капкан
Мошенниклар турында кисәтелеп торылса да, алар ятьмәсенә кабучылар бар. Чираттагы корбанны алдарлар "Авито" сайты аша эзләп табалар. Янәсе, чынлыгына ышану өчен алар товар сатучының паспорты һәм акча күчереләчәк банк картасы фотосүрәтен сорыйлар. Аннан товар сатучыга, банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип, телефонына җибәрелгән тикшерү кодын әйтүне сорап шалтыраталар. Аның ярдәмендә мошенниклар товар...
-
Балаларны саклагыз!
Республикабыз территориясендә балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы гамәлләр кылу очраклары ешайган. Сентябрь ахыры-октябрь башларында гына да Казан, Алабуга шәһәрләрендә, Җәлил бистәсендә балаларны көчләгәннәр. Мондый фактлар шулай ук Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы шәһәрләрендә дә теркәлгән. Шуңа күрә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрү, аларны күзәтүсез калдырмау,...
-
Буран һәм бозлавык юлчыларны аямый
Һава шартлары начараю сәбәпле, юл-транспорт вакыйгалары саны сизелерлек арткан. Атна эчендә 32 вакыйга теркәлгән, 4 кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 109 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Ә тугыз ай эчендә юл һәләкәтендә 9 кешенең гомере өзелгән.
-
Ялган акча төртмәкче булган
5 октябрьдә билгесез зат Актүбә бистәсендәге бер кибеттә шикле 500 сумлык акчаны үткәреп җибәрмәкче була. Оператив чара барышында аның шушы бистә кешесе икәнлеге ачыклана, ул гаебен таный. Хәзер аның шундый җинаятьләргә кагылышлыгы тикшерелә.
-
Узган атнада Азнакай район территориясендә 6 җинаять кылынган
Эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, узган атнада район территориясендә 6 җинаять кылынган. Угрылар тик ятмый. 5 октябрьдә Солтангалиев урамындагы 29 нчы йорт подъездыннан 14 мең сумлык велосипед урлыйлар. Кәрәзле телефоннарга да ау кимеми. 2 октябрьдә шәһәр кибетләренең берсеннән 5510 сумлык телефон юкка чыга. Кафеларда утырганда уяулыкны югалтырга ярамый: 5 октябрьдә...