13 август 2016 яңалыклары
-
Бәхет төбәге син, Азнакай!
Шөкер, бар халык җыелып, рәхәтләнеп ял итәрлек, зурлап бәйрәмнәр үткәрер урыннарыбыз бар шәһәрдә. Һәр елны республика һәм шәһәр көннәрендә күпләп кунак җыйган "Юбилейный" стадионы районыбызның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилейларын быел шактый купшыланып каршы алды. Яңартылган спорт объекты Азнакай халкын гына түгел, бәйрәмебезне бергәләп үткәрергә килгән башкала, чит төбәкләр,...
-
Бүген Азнакайның 85 еллыгына багышланган бәйрәмгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде
Чал тарихлы Азнакай районы бүген оешуына 85 еллыгын, сәнәгатьнең төп тармагы булган "Азнакайнефть" идарәсе 60 еллыгын билгеләп узды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат Хәйров, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов...
-
Азнакай районы 1 Май бистәсендә йорт һәм ишегалды төзелешләре янды
Кызу, эссе, җилле көннәрдә "кызыл әтәч" аеруча гайрәтләнеп китте. Пәнҗешәмбе көнне Азнакай шәһәрендәге йортта янгын чыккан булса, җомгага каршы төндә исә 1 Май бистәсендә. Шәхси йортта чыккан янгын тиз арада торак йортка зыян сала, алай гына да түгел ишегалды төзелешләрен дә "ялмап ала". Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.
-
Азнакайда нәниләр беренче уңышларын җыйдылар
Азнакайда бакча яшеннән үк балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Кайсы гына мәгариф учреждениесенә барма, чәчәкләр белән рәттән яшелчә участоклары да бар. Менә 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә беренче уңышларын җыеп алдылар. - Суган быел шәп уңган! - дип куаналар.
-
Азнакай районы оешуга – 85 ел! Бәйрәм белән, хөрмәтле азнакайлылар!
Азнакай районы оешуга 85 ел вакыт узып та киткән. Әлеге истәлекле вакыйганың "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсенең дә 60 еллык юбилейлары белән туры килүе аеруча игътибарга лаек. Әлбәттә, тарихыбыз бу елларга гына сыеп бетми, аның чишмә башы бик еракларга барып тоташа. Азнакай җире турында беренче рәсми искәрмәләр 18 нче гасырларга...