12 июль 2015 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда "Маяк" газетасының 149 яшьтәше яши
"Маяк" газетасы 85 ел нәшер ителү дәверендә исемен өч тапкыр алыштыра: 1930 елның 15 мартында район газетасының беренче саны "Трактор" исеме астында дөнья күрә; 1931 елдан ул "Коммуна", 1965 елдан "Маяк" исеме белән чыга *85 ел эчендә газетабызның 12950 саны дөнья күрде *"Маяк"ның бер санын басу өчен (7800 данә тираж)...
-
“Гөлстан”да иҗат кайный
Азнакай ягында әдәби иҗат утында кайнап яшәүчеләр элек-электән күп булган. "Маяк" газетасы редакциясе каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе менә биш дистә елдан артык инде аларны бер учак тирәсенә туплап, иҗатларына көч-куәт биреп тора. Әдәби берләшмәнең тарихы 1959 елдан юл ала. Исемен ул чакта каләм тибрәтә башлаган, соңыннан районыбыз җитәкчесе...
-
Ветераннарыбызның һәрберсе - легендар шәхес
- И-и, элек бер дә мондый түгел идем, әллә нишләдем әле! Редакциябездә техничка булып эшләгән Лиза апаның шулай дип ишектән килеп керүен үзебезнең яшь барган саен елмаеп искә алабыз. Ул инде күптән гүр иясе. Без эшкә аяк баскан чорларда җир җимертеп, каләм очыннан утлар чәчрәтеп йөргән журналистларыбыз Ибраһим Вәлиев, Әхәт...
-
Без бүген дә тормышның үзәгендә
"Маяк" газетасына эшкә мин 1977 елның җәендә килдем. Татар мәктәбен медальгә тәмамлаган һәм институтта алган дипломым буенча җиде ел мәктәптә рус теленнән укыткан кеше буларак, миннән ярыйсы гына тәрҗемәче чыгар дип уйладым. Ләкин мөхәррир Әхәт Мөхәммәтшин, сынау үткәргәннән соң, һич көтмәгәндә әдәби хезмәткәр урынын тәкъдим итте. Мин аптырап калдым. Мәктәптә...