12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
12 гыйнвар – Россия Федерациясенең Прокуратура хезмәткәрләре көне
Һәр Яңа елның гыйнварын прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре белән башлап җибәрә. Кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен яклап, проблемалары белән килә торган дәүләт органы хезмәткәрләренә, сүз дә юк, зур җаваплылык йөкләнгән. Прокуратураның төп эшчәнлеге дә нәкъ менә шул кеше хокукларын саклаудан гыйбарәт. Әлбәттә, алар өчен гражданнарның һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләре барсыннан да...
-
Иске Яңа елны каршыларга чакырабыз!
Гадәт буенча 13 гыйнварда без Иске Яңа елны каршылыйбыз. Бу көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданындагы үзәк чыршы янында театральләштерелгән тамаша оештырыла. Азнакайлыларга тагын бер кат сәнгать осталарыбызның җыр-моңнарын тыңлап, кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә катнашып, күңел ачу мөмкинле туа.
-
Эт сатып алам дип... яки Белә торып алданалар
Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар әледән-әле табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга да диярлек билгеле кебек. Бу хакта хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Бүген кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән. Узган атнада гына да ике райондашыбыз кырыгалдарлар ятьмәсенә...
-
Азнакайда 2016 ел диспансеризациясенә старт бирелде
Халыкка диспансеризация үткәрү 2016 елда да дәвам итәчәк. Аның максатлары, ни рәвешле оештырылуы, нинди төр тикшерүләр күздә тотылуы хакында кызыксынып, үзәк поликлиника мөдире урынбасары Тәзкирә Мөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек. -Тәзкирә Мирзануровна, сүзебезне халык өчен мөһим бу кампаниянең максатларын тәгаенләүдән башлау урынлы булыр кебек. -Әйе, дөрес әйтәсез, диспансеризациянең төп максаты да шул...
-
Ялларда бер әби туңып үлгән, бер кеше үз-үзенә кул салган
Район үзәк сырхауханәсенә ял да, бәйрәм дә юк, чөнки биредә хезмәт куючылар һәрчак сәламәтлек сагында. Хәер, бу чорларда алардан тагын да уяурак булу да сорала әле. Быелгы ел медицина хезмәтендәгеләр өчен ничек башланган соң? Әйдәгез, үзәк сырхауханә туплаган мәгълүматларга күз ташлыйк. Шушы 10 көн эчендә районыбызда 22 бала дөньяга аваз...
-
Казан – Шәмәрдән юлында һәлакәт: кеше гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте,10 гыйнварда 15:30 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 49 нчы чакрымында - Питрәч районы биләмәсендә булган. Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек йөртүче идарәсендәге "ВАЗ-2115" машинасы куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм "Рено Флюэнс" автомобиле белән бәрелешә. "Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, һәлакәт аркасында ватан машинасындагы 19 яшьлек пассажир...