12 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Полиция Кыш бабае балалар янында
Районыбызда укучыларның кышкы каникулы чорында полиция Кыш бабаеның балаларны Яңа ел белән котлап, бүләк таратып йөрүе матур гадәткә әверелде. Быел да пиар-акция үз югарылыгында үтеп, никадәр сабыйны сөендерде, аның иҗтимагый файдасы да зур булды. Эчке эшләр бүлеге коллективы игълан иткән акция барышында имин булмаган (КДН һәм ПДНда исәптә торган), ишле...
-
Киңәшле эш таркалмас
Комиссия шәһәр кварталларының берсендә Узган чәршәмбедә Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин шәһәрнең социаль-бюджет учреждениеләрендә, торак-коммуналь хуҗалыгы объектларында булды. Визит барышында аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкчелегендәге делегация, матбугат, телевидение журналистлары озата йөрде. Эшлекле очрашу мәгариф идарәсеннән башланды. Аның начальнигы Дамир Гыйләҗев Марсель Шәйдуллинны учреждение хезмәткәрләре,...
-
Эшкә йомгак ясар чак
Азнакай район электр элемтәсе челтәре (РУЭС) үзенең эшчәнлеген ел башында җиткерелгән план нигезендә алып бара. Узган елда предприятие аны уңышлы башкарып чыккан. Мәсәлән, 12 ай эчендә авылларда 221, шәһәрдә 450 телефон урнаштырылган. 1892 нокта интернет челтәренә, 406 абонент IP-TV интерактив (санлы) телевидениегә ялганган. Болардан тыш, Әгерҗе, Микулино, Чемодур, Үчәлле авылларына...
-
Планнан тыш 5560 метр
Азнакай бораулау эшләре предприятиесе коллективы 2011 елда җиткерелгән заданиедән тыш әнә шуның кадәр тау токымы бораулап үтте. Бу заказчылар - нефть һәм газ чыгару идарәләренә 115 урынына 117 скважина төзеп бирү мөмкинлеге тудырды. Гомуми уңышта ике бораулау цехының да өлеше зур. Бораулау мастерлары Риф Хуҗин, Ирек Сафиуллин (1 нче цех),...