11 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда Фирдәвес Гәрәев истәлегенә II турнир үтте
Әсәй авылында танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә II турнир үтте. Фирдәвес Гәрәев - җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район, республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе. Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча...
-
10 октябрь көнне “Бердәм Россия” партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе узды
10 октябрь көнне "Бердәм Россия" партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе узды. Аны җирле бүлек секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Конференция барышында ул Дәүләт Советына сайлау кампаниясе уздыру вакытында партиянең җирле бүлекчәсе эшчәнлегенә йомгак ясады. - Башкарасы эшләр әле бихисап, без халыкка якын торып, аларны борчыган мәсьәләләрне...
-
Наркотиклар сакларга уйлаган
Бу елның июль аенда Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек В. үзе куллану максатыннан, Азнакай районындагы бер авылдан зур күләмдә составында наркотиклар булган кыргый үсемлекләр җыеп ваклый һәм аларны законсыз рәвештә капчыкта үз өендә сакларга уйлый. Әмма шул ук көнне ул хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. В.ның гамәлләре суд тарафыннан...
-
Проблеманы битарафлык тудыра
Районның туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясенең сәламәтлек саклау, Роспотребнадзор, ветеринария хезмәте, мәгариф бүлеге, хокук саклау органнары һәм халык белән эшләүче башка учреждениеләр җитәкчеләре, белгечләре катнашында июль аенда үткән утырышында конкрет очраклар тикшерелеп, кичекмәстән күрелергә тиешле чаралар хакында сүз барган иде. Кабул ителгән карарлар үтәләме, районда бүгенге хәл торышы ничек?...
-
Азнакай ветераннары районның баш табибе белән очрашты
Район ветераннар советында җитәкчеләр белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү максатында очрашулар даими үтеп тора. Шундый очрашуларның берсе кичә, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белән үтте. Өлкәннәрне поликлиника эшчәнлеге, аерым алганда, табибларның авыруларга мөнәсәбәте, диспансеризация барышы, бүгенге көннең проблемасы булып торган туберкулез, йөрәк-кан,...
-
Азнакайда аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 595 бала бушка туклана
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова агымдагы уку елында белем бирү барышы белән таныштырды. Азнакайда бүген 23 мәктәп, 53 балалар бакчасы эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 6651 бала белем ала, узган ел белән чагыштырганда, 28 укучыга кимрәк. Эльвира Зарипова моны 9 нчы сыйныфтан соң мәктәптән китүчеләргә бәйләп күрсәтте. Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, бүген барлык...
-
Узган атнада Азнакайда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында биш хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе - урлашу очрагы. Рафаэль Әюпов күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Район юлларындагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт...
-
Агымдагы елда безнең районда туберкулез белән авыручы 13 кеше ачыкланган
Сак булыгыз - туберкулез! Туберкулез - иң мәкерле йогышлы авыруларның берсе. Агымдагы елда безнең районда әлеге чир белән авыручы 13 кеше ачыкланган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белдерде. Флюорография узу - туберкулезны кисәтүче иң нәтиҗәле чараларның берсе булып торса да, 2014 елда флюорография узарга...