11 август 2016 яңалыклары
-
Белешмәләр артыннан – Азнакайның күп функцияле үзәгенә барыгыз
Азнакай шәһәре Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүченчә, пенсия күләме һәм башка түләүләр турында белешмәләрне күп функцияле үзәктән алырга мөмкин. Шулай ук гражданнар мәҗбүри пенсия страхованиясе системасында шәхси лицевой счетлары турында да биредә мәгълумат ала алалар. Пенсионерларга уңайлы тагын бер юл - пенсияне нинди ысул белән китерү турында гаризаларны РФ Пенсия...
-
Азнакайда «Йөрәкләр ачылганда» дигән кичә уза
"Эксремизмга - юк!" республика акциясе кысаларында район мөхтәсибәте, "Иман" яшь мөслимәләр үзәге, яшьләр идарәсе 19 августта 17.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Йөрәкләр ачылганда» дигән кичә уздыра. Азнакайлыларны "Борынгыдан бүгенге заманга кадәр" исемле театральләштерелгән тамаша, мөселман киемнәре күргәзмәсе, каллиграфия һәм милли бизәкләр буенча мастер-класслар, балалар өчен милли уеннар көтә. Татарстан мөфтияте игълан...
-
Азнакайда бәйрәм көнне кайбер юллар ябыла
13 август көнне, бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле, 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Солтангалиев урамында Нефтьчеләр чатыннан Баһаутдинов чатына кадәр, шулай ук Җиңү паркы янындагы юллар: Нефтьчеләр урамы һәм Шәйхетдинов урамына урау юл ябылачак. Фото: chastnik.ru
-
Игътибар дуслар! "Маяк" газеты, “Ишегалдым – гөлбакча” фоторәсемнәр бәйгесен игълан итә!
Табигатьтә җәй хакимлек итә. Бар җиһан матурлыкка күмелгән: күзне камаштырып утыручы аллы-гөлле чәчәкләр, яшеллек... Әлеге гүзәллекне тасвирларга сүзләр табып бетерү дә мөмкин түгел хәтта. Ә бит ул оҗмахтай матурлыкны без үзебез тудырабыз. Кечкенә орлыктан үсеп чыккан үсентеләр бераз вакыттан шау чәчәккә күмелгәч, кем генә шатланмый икән?! Алар бит җаныбызга, тәнебезгә...
-
Игътибар дуслар! "Маяк" газеты, “Ишегалдым – гөлбакча” фоторәсемнәр бәйгесен игълан итә!
Табигатьтә җәй хакимлек итә. Бар җиһан матурлыкка күмелгән: күзне камаштырып утыручы аллы-гөлле чәчәкләр, яшеллек... Әлеге гүзәллекне тасвирларга сүзләр табып бетерү дә мөмкин түгел хәтта. Ә бит ул оҗмахтай матурлыкны без үзебез тудырабыз. Кечкенә орлыктан үсеп чыккан үсентеләр бераз вакыттан шау чәчәккә күмелгәч, кем генә шатланмый икән?! Алар бит җаныбызга, тәнебезгә...
-
Азнакай районында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Күпме ашлык суктырылган? Саннар
Бүгенге көндә планда каралганның 79 процент (мәгълүматлар 11 августка) мәйданында урып-җыю эшләре башкарылган. 129 мең тонна ашлык суктырылган. Гектар көче 31 центнер.
-
Азнакайда, халык белән монополиягә каршы мәсьәләләр турында сөйләштеләр
Чәршәмбе көнне район советы бинасында монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин халыкны кабул итте. Очрашуга нигездә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча бизнес вәкилләре килде. Эшмәкәрләргә һәр минут кадерле. Ләкин еш кына кыйммәтле вакытларын әрәм итеп, кәгазь боткасы белән көрәшергә туры килә. Хезмәт күрсәтүче органнарның үз...
-
Азнакайда пожар кеше гомерен алып киткән
10 августка каршы төндә 87 нче янгын сүндерү частенә Азнакай шәһәрендәге йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортны кухня ягыннан ут чолгап алган. Шаһитлар анда кеше булырга мөмкинлеген әйтәләр. Хатын-кызны табып алалар, әмма янгын турында соң хәбәр ителгән, ул вафат булган була инде. Фаҗига белән тәмамланган...
-
Азнакайның үз Диснейленды ачылды
Быел шәһәрдә бик күп яңа объектлар төзелде. Парк-скверлар, балалар мәйданчыклары, мәдәният учаклары сафка басты. Чәршәмбе көнне шәһәрдә тагын бер зур вакыйга үтте - балаларны, ата-аналарны шатландырып, Ишкәев исемендәге ял паркы реконструкциядән соң үз капкаларын ачты. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, тантанага җыелган халыкны...