11 апрель 2016 яңалыклары
-
Урман янгыннарын булдырмас өчен
Урман янгыннары нигездә иртә яздан соң көзгәчә дәвам итә. Кояшлы көннәр һәм көчле җил кар катламын тиз киптерә һәм ут чыгу куркынычын тудыра. Кар киткәннән соң яңгырларның озак яумый торуы да янгынга китерергә мөмкин. Ул кагыйдә буларак, коры чорның 6-10 нчы көнендә чыга. Урман янгыннары табигый (яшен сәбәпле) һәм антропоген...
-
Азнакай үзешчәнәре сәхнә тота
Үзешчән сәнгать коллективлары арасында ел саен үткәрелә торган смотр-конкурс яңа сәләтләр ачарга, мәдәниятебезне үстерергә ярдәм итә. Авыл җирлекләреннән соң шәһәребез предприятие-оешмалары җырга-моңга осталыкка көч сынашты. Бүген кичен Мәдәният сараенда смортның йомгаклау туры була. Гала-концертта иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак.
-
Азнакай – “Татарстан республикасының иң төзек торак пункты” конкурсында җиңүче
Татарстанда һәр елны торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсы уздырыла. Шушы көннәрдә 2015 ел нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Халкы 30 меңнән алып 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә Азнакай - беренче, халкы...
-
Азнакайлылар, барыбыз да – өмәгә!
Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак. Бәлки шуңадыр да, яше дә карты да спортка тартыла. Сәламәтлек көне районыбызда һәр елны зурлап үткәрелә. Быел да ул дүшәмбе киңәшмәсендәге зарядкадан башланып китте. Муниципаль район җитәкчелегенең барсы да иртәнге зарядкага басып, халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген күрсәтте. Киңәшмәне...
-
Азнакайда котычкыч авария: ире вафат була, хатыны һәм баласы могҗиза белән исән кала
Кешене күрәчәк йөртә дип юкка әйтмиләрдер. Төнлә туган авылын күрергә дип барган җиреннән авариягә очрап, һәлакәт урынында вафат булган 29 яшьлек егет хакында тагын ни диясең? Шимбә көнне Октябрь Бүләк авылы янында булган җан өшеткеч юл-транспорт һәлакәте барыбызны тетрәндерде. Бу көнне 23.00 сәгатьтә "Деу Нексия" машинасы шоферы борылышта тизлекне сакламый...
-
Олимпиадаларда җиңүче Азнакай укучыларына бүген район башлыгы грантлары тапшырыла
Төбәк һәм ил күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда җиңү яулаучыларга муниципаль район башлыгы грантын тапшыру Азнакайда күркәм традициягә әверелде. Югары уңышларга юл исә үз мәктәбеңдә, үз районыңда салына. Быел олимпиадаларның мәктәп этабында 3 меңнән артык укучы катнашкан. Муниципаль турда 20 фән буенча 1196 укучы көч сынашкан, аларның 127 се җиңүче һәм...
-
Азнакай укучылары ут сүндерүчеләрдә кунакта
Янгын сүндерү частьләрендә балалар өчен танып-белү экскурсияләре уздыру матур традициягә әйләнде. Гимназия, 8 нче урта мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары бу көннәрдә 87 нче янгын частендә кунакта булдылар. Өлкән инспектор Равил Хөсәенов һәм дежур каравыл начальнигы Илфак Закиров аларны янгын техникасы, җиһазлары һәм хәрби киемдәге ут сүндерүчеләр белән таныштырдылар. "Янгын сүндерүче...
-
Социаль ипотека программасында катнашучыларның бу көннәрдә тәмам йокылары качты
Программада тагын үзгәрешләр. Фатирга хокукны раслаучы вакытлыча беркетмә гамәлдән чыгарылачак. Конкурста бер тапкыр катнашып фатир отучылар кабат үз хокукларын расларга тиеш булачак. Ни өчен? Ни кызганыч, халык арасында чыккан имеш-мимешләр күпчелек очракта дөреслеккә туры килә. Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелү турындагы яңалык та интернет челтәрендә бик тиз таралды. Моны һәркем...
-
Котыру авыруы республиканың инде 6 районында күзәтелә, шул исәптә Азнакай районы да
... Урман аланында ял итәргә туктаган аучылар тирәсендә әле генә чабышкан эт, ул ара да булмый, кызганыч тавышлар чыгарып шыңшый башлый. Аның сәер халәтен күреп алып, барсы да йөгерешеп киләләр. Эт көч-хәл белән сулыш ала, авызыннан туктаусыз селәгәй ага. Бая гына кимергән сөяге тамагына тыгылган, дигән нәтиҗә ясап, һәммәсе мескен...
-
Республика бәйгесендә Азнакайлылар үзләрен танытты
Яүширмә урта гомуми белем мәктәбендә 25 нче март көнне Гаяз Исхакый исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада Республикадан килгән 12 район укучылары катнашты. Фәнни - гамәли конференциядә катнашучыларны Яүширмә урта гомуми белем мәктәбе укучылары Исхакыйга багышланган шигырьләр, сәламләү сүзләре белән каршы алдылар. Һәр килгән катнашучы теркәлде,аннан соң алар...
-
Азнакайда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин визит белән булып китте
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Азнакайга визиты вакытында Шәйхетдинов микрайрайонының яңа өлешендә ачылачак гомумпрактика табибы кабинетының эшләнеше белән танышты. Министрлык һәм район җитәкчелеге карары белән, нефтчеләр ярдәмендә сафка басучы бу филиалның ачылуы май-июнь айларында көтелә. Бүгенге көндә аны җиһазлау эшләре бара. Министрда шулай ук "Здравкласс" проекты нигезендә алып...
-
Азнакайлыларга язгы хәлсезлектән берничә киңәш
Яз җитүгә, организм аптырашта кала. Табигатьтәге үзгәрешләргә яраклаша алмыйча, бу чорда кайбер кешеләр үзләрен начар хис итә. Моннан ничек котылырга? -Үзегезне су процедураларына ияләштерегез. Берсүзсез, алар арасында беренче урынны мунчага бирергә кирәк. Мунчада кан тамырлары табигатьтә еш була торган үзгәрешләргә тиз яраклашырга өйрәнә. -Әгәр дә мунча керергә яратмасагыз яисә мөмкинлегегез...