9 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Яңа Юлдагы урман паркы төзекләнә
Яңа Юл бистәсе янындагы урман паркында район һәм шәһәр ветераннар своетының 50 еллыгына багышланган стела һәм фотозона урнаштырылды.
-
Азнакайның “Хәтирә” халык ветераннар ансамбле юбилеен билгеләп узды
Мәдәният йорты каршындагы “Хәтирә” халык ветераннар ансамбле үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп узды.
-
Күркәм юбилеегыз белән!
Кояшлы, матур көзге көнгә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, җаны-тәне белән “Маяк” район газетасына бирелгән тырыш хезмәткәр, кадерле тормыш иптәше, әни, туганнарына төпле киңәшче булып, без – хезмәттәшләре өчен ачык йөзле, ярдәмчел, эчкерсез хезмәттәшебез Нурлыева Лиза Рөстәм кызын чын күңелдән гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз!
-
Бездән сиңа изге теләкләр!
Районыбызның бик матур табигать кочагында урнашкан Октябрь Бүләк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Туйкә авылында, авылның имам-хатыйбы Альберт хаҗи белән бик матур гомер кичерүче хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлис кызы 9 ноябрьдә үзенең 75 яшен, күркәм юбилеен билгеләп үтә.