9 октябрь 2015 яңалыклары
-
Миннекәев Ринат Мөдәрис улының 12 октябрьдә күркәм юбилее – 50 яшь тула
Чубар Абдул авылында гомер итүче кадерле улым, тормыш иптәшем, әтиебез, киявебез Миннекәев Ринат Мөдәрис улының 12 октябрьдә күркәм юбилее - 50 яшь тула. Кадерлебез, сине чын күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, эшләгән эшеңдә зур уңышлар, туар таңнарга сөенеп, үзебез үстергән һәрбер баланың тигезлек белән игелекләрен, бәхетләрен...
-
Әскәрова Гөлүсә Шәрипҗан кызының 15 октябрьдә зур юбилее
Әгерҗе авылында яшәүче безнең кадерле әниебез, кодагыебыз Әскәрова Гөлүсә Шәрипҗан кызының 15 октябрьдә зур юбилее. Әниебез! Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән юллыйбыз. Әни. Ул - безнең өчен бердәнбер, иң кадерле, олы зат. Ул - әтиебез белән безне...
-
Җиңел кәсеп белән акча эшләргә уйласаң...
Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада җирлегебездә бакча ширкәтләрендә урнашкан йортлардан әйбер урлап чыгу очраклары күбәйде. Зирекле Елга авылындагы "Урман" бакча ширкәтендәге бер йорт тәрәзәсен ватып кереп резина көймә, бензин пычкысы урлыйлар. Икенче очракта йортта калдырылган алтын йөзек белән беләзек караклар кулына...
-
Өлкәннәр көненә бүләк – Алабугага сәяхәт
"Азнакайнефть" идарәсе һәм ветераннар советы нефть сәнәгатендә эшләп лаеклы ялга чыккан сиксән ике Азнакай һәм Актүбә ветеранына бүләк ясады - җөмһүриятебезнең борынгы шәһәрләреннән берсе булган Алабугага экскурсия оештырды. "Идарәдә мең ярымнан артык лаеклы ялдагы нефтьче исәпләнә, - ди ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов. - Берьюлы барсын да юлга алып чыгып...
-
Дуслык күперенә юл
Лаеклы ялга чыккач, хезмәткәрме ул, эшчеме - озак еллар эшләп чыккан коллективыннан китеп, үзенең эчке дөньясына чума. Ихатада яшәп, йорт мәшәкатьләре белән мәш килгән кеше яңа тормышка тизрәк күнегеп китүчән булса, ә шәһәр фатирында яшәүчеләргә нишләргә кала? Менә шул чакта ветераннар советы ярдәмгә килә дә инде. Мәдәният йортлары каршында эшләүче...
-
Таләпне үтәмәсәң – иректән мәхрүм ителәсең
Төрмә сүзен ишетүгә, кайсыбыз да сискәнеп, тәннән салкын дулкын йөгереп үтә, ирексездән: "Ходай күрергә салмасын!", - дип куясың. Ә инде ана вазифасын үтәүне аңа алыштырган хатын-кызларны, гомумән, аңлап булмый, аларга кеше итеп тә карыйсы килми. Җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы Алсу Солтанова белән әнә шул хакта сөйләшәбез. Ул җирлегебездә мондый...
-
Гасыр чордашы
Туган көне белән котларга шундый зур делегация килер дип уйламагандыр да ул. Шаян телле Миргасим ага: "Әле 99 гына, 100 яшь - юбилей түгел бит!", - дигәндер, тәгаен. Ә алар килде, җыелышып, шау-гөр итеп килеп керделәр: район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы, лаеклы ялга чыккач...
-
Моң бирелгән аңа тумыштан...
Эфирдан таныш җыр яңгырый, Сара Садыйкованың Сибгат Хәким сүзләренә язган "Сусау" җыры. Җыр таныш, тик башкаручысы моңарчы мин ишетмәгән, белмәгән җырчы - үзенчәлекле, һәр тыңлаучыны шундук җыр дөньясына алып кереп китә торган үтә гаҗәеп моңлы тавыш иясе. Моң сине барлык күзәнәкләрең, бөтен барлыгың белән биләп ала, күңел төпкелләрен айкый... Кем...