9 июль 2014 яңалыклары
-
“Азнакайнефть” идарәсенең ике хезмәткәре илкүләм дәрәҗәгә лаек булды
Узган ел Россия Федерациясе Президенты указы белән "Азнакайнефть" идарәсенең беренче урынбасары - баш инженер Расих Фәйзуллинга илнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше һәм тышкы сәяси курсын тормышка ашыру, хокукый ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау өлкәсендәге уңышлары өчен - "Ватан алдындагы казанышлар өчен" II дәрәҗә орден медале, ә катламнарның басымын күтәрү...
-
Азнакай җиңел атлетларына резина йөгерү юлы булган универсаль спорт комплексы кирәк
"Көчле буласың килсә - йөгер, матур буласың килсә - йөгер, акыллы буласаң килсә - йөгер", - дигәннәр борынгы Элладада. Спортның бу төре гади һәм һәркемнең көченнән килердәй. Шуңа күрә дә җир шарында 100 миллионнан артык кеше сәламәтлекне ныгытуның шушы юлын сайлаган. Җиңел атлетиканы "Спортның ханбикәсе" дип тә йөртәләр. Мәктәп программаларында...
-
Азнакайның яшь генийлары Мәскәүгә сәяхәт кылды
Апрель аенда Азнакайда балаларның техник иҗат күргәзмәсе узган иде. Анда катнашучыларны "Нефтемаш" заводы Мәскәүгә экскурсия белән бүләкләде. Шушы көннәрдә Азнакайның яшь генийлары сәяхәттә булып кайттылар. Аннан алган тәэсирләре белән Айрат Райманов уртаклашты: - Юлы белән өч көнгә сузылган бик күңелле сәяхәт булды. Күбебезнең башкалага беренче тапкыр баруы иде. Яңгыр явып...
-
Азнакайда җиләкне иң күп җыйган ир–ат – Марат Кәримовны бәйгедә аеруча алкышладылар
Җәйнең кыл уртасы, җиләк чоры, җәмәгать. Кемне генә очратсаң да, сүз гел шул җиләк турында. "Ак калфак" татар хатын-кызларының район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиеваның да районда "Җиләк бәйрәме" үткәрү хакында тәкъдимен район башлыгы Марсель Шәйдуллин шундук күтәреп ала, алай гына да түгел, бәйрәмне чиләк тулы җиләкләр белән үткәрү мөмкинлеге дә...
-
Азнакайда ягулык сезонына әзерлек эшләре график буенча бара
Чанаңны җәен әзерлә дигән безнең халык. Шәһәребездә ягулык сезонына әзерлек эшләре ничек бара? Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов түбәндәгеләрне җиткерде: -Оешмалар эшкә ягулык сезоны тәмамлану белән тотынды һәм идарә итү компанияләре атна саен аның үтәлеше буенча хисап тота. Идарәче оешмалар халыкның дәгъваларын һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эш...
-
Азнакайда 209 балага мәктәпкә беренче сыйныфка барырга ярдәм итәчәкләр
Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Һәр ел саен мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы 100-200 балага ярдәм күрсәтелә. Быел фаразлар буенча мәктәп бусагасына 726 бала беренче тапкыр аяк баса. Шуның якынча 209ына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк ителәчәк. Акция кысаларында шулай...
-
Азнакайда димчеләр клубы ачылачак
Кызлар, уллар буй җиткерә башласа, ата-ананы борчу баса. "Кичләрен кайда йөри, кем белән вакыт уздыра икән?" - дип төн йокыларың кача. Ә инде йөрәкләрендә мәхәббәт уты кабынып, берәрсенә гыйшкылары да төшсә... Үз балаң нинди генә булса да, һәрберебез уңган-булган кияү яки килен өмет итә. Элек җиде буын бабасын белеп димләгәннәр....