9 май 2015 яңалыклары
-
Азнакай халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә
Бүген шәһәребездә 9 Май бәйрәме гөрли. Җиңү мәйданында күкрәкләренә орден-медальләр таккан сугыш һәм тыл ветераннары Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә үткәрелүче тантаналы митингка җыйналдылар. Аларны район җитәкчелеге тәбрикләде, районыбыз сәнгать осталыр җыр-биюләрен бүләк итте. Бүген шулай ук "Шифа" сәүдә үзәге каршында, кичен Ишкәев исемендәге паркта бәйрәм концерты булачак, балалар өчен аттракционнар...
-
Кеше китә, җыры кала
Ибраһим Вәлиевнең тормыш юлы "Маяк" газетасы тарихыннан аерылгысыз. Ул бөтен гомерен район басмасында иҗат эшенә багышлый. Аның алыштыргысыз журналисты була, мөхәррир урынбасары йөген дә тарта. Исеме республиканың иҗтиһат дөньясында, татар журналистикасында танылган каләмдәшебез турында истәлекләрне шактый язып булыр иде. Әмма без бүген сүзне аның җәмәгате Хәсбиямал апага бирергә булдык. Ибраһим...
-
Соңгы мизгел
Декабрь. Егерме дүрте. Инде байтак вакыт үтте сугыш башланганга. Буран. Кар, пыяла төсле битне кисә, Туңам. Юк, өшеми тәнем, Җаным өши! Үксеп елый Өйдә калган ялгыз әни. Күптән җирдә ята энем... Әле дә күз алдымнан китми Аның соңгы минутлары. "Ватан өчен", - дип кычкырып, Фашистларны ул шартлатты. Буран. Гитлер, каһәр...
-
Яралы солдатның җан җылысы җитәрлек
Сәмигулла Хәбибуллин 1924 елның 3 июлендә Югары Стәрле авылында дөньяга килә. Тормышның бөтен авырлыгын татырга туры килә аңа, үзләре турында кайгыртырга, елап утырырга, төшенкелеккә бирелергә вакытлары булмаган ул чордагы халыкның. Сәмигулла 1942 елда, 18 яше тулгач, сугышка китә. Аның анда күргән-кичергәннәрен бик сөйлисе килми. Аның каравы, күрсәткән батырлыкларын хәрби бүләкләре...
-
Бабам белән горурланам
Бабам Сәйфетдин Шакиров яу кырына минем хәзерге яшем чамасында китә. Кечкенәдән ятим калып, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татыганлыктан, бу вакытка инде ныгыган, шактый чыныккан егет була. Фронтка аны апасы Халисә озатып кала. Белоруссия фронтында бабамның хәрби хезмәте башлана. Бәрелешләрнең берсендә шактый немец танкларын, солдатларын юк итәләр, атакага күтәрелеп, бабам анда...
-
Аты да тугры дусты булган
Бөек Ватан сугышы башланганда дәү бабам Нурулла Мәрданшинга (әтинең әнисенең әтисе) 15 яшь кенә була. Фронтка авылдан китүче кайбер егетләрнең күз яшьләрен күреп, ул үз-үзенә сүз бирә: "Мин елап китмәячәкмен!" Яшьтәшләре - дүрт кешегә бер көндә повестка килгәч, ул аларга да: "Әйдәгез, бер бөртек күз яше дә күрсәтмик, безнең дошманны...
-
Ул иленә хезмәт итте
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда, күптән түгел безнең өчен бик кадерле кешебез - әтиебез, бабабыз, әниебезнең гомерлек терәк-таянычы булган әтиебезне югалттык. Хәсәншин Мөбарәк Гәрәй улы озак еллар Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләде. Аның фидакарь хезмәте күпсанлы хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнде. Әтиебез бу якты дөньядан кисәк кенә, безне -...
-
Мәңгелек мизгел
Бу фотосурәтне редакциягә газета укучыбыз Фәндия Хәертдинова алып килде. -Бик истәлекле фото, - диде ул. - 1945 елның 9 май көнендә Чалпы МТСында эшләүчеләр барсы бергә җыелып төшкән. Җиңү көнен алар әнә шулай үзләренчә тарихка кертеп калдырырга булган. Ул чакта бу хатын-кызлар һәм ир-егетләр тракторларда, комбайннарда иген иккәннәр. Алар арасында...
-
Кан белән яуланган җиңү
Минем кебек өлкән буын кешеләре бу көннәрдә барсы да уйлары белән сугыш елларына әйләнеп кайтадыр. Мин дә фронттан язганнарымны актарам. Канлы бәрелешләр, җиңелү һәм чигенү ачылары, дошман гаскәрләре боҗрасына эләгеп, коралсыз, ач-ялангач хәлдә сугышулар - болар бар да, шөкер, тарихта гына калды. Сугышның беренче елы аерата фаҗигале булды. 1941 елның...
-
Бер көне дә онытырлык түгел
Авыр сугыш вакыйгалары еллар узган саен хәтер томаны артына керә барсалар да, аларны мәңге хәтердән сызып ташлардай түгел. Дәһшәтле еллар безне бик күп сынады, ләкин утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, шөкер, сындыра алмады... Безнең әтине Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка алалар. Ул чакта абыема 4 яшь,...
-
Алар бүген дә сафта
Сугыш афәтенең күләгәсе елдан-ел ерагая, һәм шул ук вакытта сугыш каһарманнарының да саны көннән-көн сирәгәя. Бүгенгесе көнне районыбызда исән калган, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган 106 ветеран яши. Язмам Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы көннәрендә, олы тормыш юлы үткән, зур хөрмәткә лаек булган, үзенең 97нче язын каршылаучы әтием Салих Садыйков...
-
Ятимлектә үткән сабый чак
Бу язмамны әтиләре сугышта үлеп калган, күп газаплар кичергән, гомер буе кимсенеп яшәгән меңәрләгән ятим авыл балаларына багышлыйм. Әтиебезгә 1942 елның гыйнварында фронтка повестка килде. Аларны башта сугыш серләренә өйрәтергә Суслонгерга урнаштыралар. Яшәү өчен шартлар гаять начар булган бу лагерь турында матбугатта шактый язылды, биредә совет властена астыртын рәвештә зыян...
-
Алар Берлинга юл күрсәткән
Ватан сугышының бик кызган көннәре. Урманай авыл җирлегеннән фронтка япь-яшь кызларны да алалар. Әсма Фәтхуллина, Мәрьям Шәехова, Гөлмәрьям Вилданова хәрби комиссариат чакыруына бик теләп риза булалар. Аларга Җиңү бистәсеннән Сәкинә Мәхмүтова, Мөнәвәрә Миңнуллина да кушыла. Ике көн комиссия үтеп, 1943 елның февралендә юлга кузгалалар. Бөгелмәдән киткән поезд Волхов тирәсенә килеп...
-
Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады
Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык азнакайлылар! Гасырлар буе язылган дәүләтебез тарихында бик күп җиңүләр һәм гаять зур ачышлар бар. Иртәгә аларның илебез тарихында зур әһәмияткә ия булганын - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу тантанасын билгеләп үтәбез. Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган бәйрәм уңаеннан сезнең барчагызны да...